Укырга мөмкинлек тудырыла

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Киләсе елда эшсез калган кырыклап кеше Мәшгульлек үзәге аша яңа белгечлеккә өйрәнә алачак.

Махсус укыту программасын финанслау өчен учреждение бюджетына 800 мең сумга якын акча салынган.

Моннан тыш, булачак студентлар теләге белән уку йортлары һәм белгечлек исемлеген төрләндерергә мөмкин. Моның өчен Мәшгульлек үзәгенә килеп үзең теләгән һөнәрне һәм уку йортын күрсәтеп тиешле гариза язарга кирәк. Бу эшне быел ук эшләргә мөмкин.

Казанда белем алучыларга бару һәм кайту юлы, яшәү өчен акча түләнәчәк. Укырга теләге булучыларга төп таләп – ул эшсез булырга тиеш. Шулай ук уку йортларында читтән торып белем алучылар өчен дә өстәмә белгечлек алу мөмкинлеге бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International