Язылып калырга ашыгыгыз

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Барлык почта элемтәсе бүлекләрендә 5 декабрьдән 15енә кадәр Бөтенроссия газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрелә.

Индивидуаль язылучыларга элемтә хезмәтенә 10 процент күләмендә ташлама ясала. Нәтиҗәдә безнең район газетасы бу вакытта 419 сум 40 тиен булачак (24 сум 60 тиенгә арзарак). Моңа кадәр “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газеталарына һәм кайбер башка басмаларга язылырга өлгермәүчеләр арзанрак бәядән язылып кала алалар. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда быел район газетасына язылучылар саны бераз азрак.

Хөрмәтле газета укучылар, сезнең тагын бер кат исегезгә төшерәбез, газетага барлык почта бүлекләрендә, хат ташучыларда һәм җәмәгать таратучылары аша язылырга мөмкин. Бу эшне озакка сузмаска тырышыгыз, Яңа ел якынлашканда башка мәшәкатьләр дә күп булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International