Максимның 3 декабрьдә туган көне. Бу көнне классташлары белән билгеләп үтү инде традициягә әверелде. Бу юлы да әнисе Валентина Николаевна белән апасы Таня аны мәктәпкә алып килделәр. Класс һава шарлары белән бизәлгән, тактага “Туган көнең белән, Максим!” дип язылган, ә укучылар аны алкышлар белән каршы алды. Максим хәтта бераз гына югалып та калгандай тоелды.