Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Яхшылык җирдә ятмый
2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Узган ел район инвалидлар җәмгыяте оешканга егерме биш ел тулды. Билгеле, бу чорда үзгәрешләр шактый булды. Аның составына кергән кешеләргә нинди проблемаларны ешрак хәл итәргә туры килә, бу җәмәгать оешмасының эшенә кем юнәлеш бирә?
Бүгенге көндә безнең җәмгыять биш йөздән артык кешене берләштерә, аларның һәрбесенең язмышы катлаулы. Ни әйтсәң дә, инвалидлык алу күпләр өчен хөкем карары кебек, шунлыктан безнең беренче бурычыбыз – авыр хәлдә калган кешегә ярдәм кулы сузу. Мин үзем дә шул авырлыклар аша үттем һәм үзеңне инвалид итеп тою беренче мәлне ничек кыен икәнен яхшы беләм. Шуңа күрә туган проблемаларны хәл итүдә тиешле органнарның ярдәме бәяләп бетергесез зур була.
Безнең инвалидлар җәмгыяте дә бу бурычның бер өлешен үз өстенә ала. Рухи ярдәм еш кына акчалата ярдәмнән дә күбрәк файда китерә, ә вакытында тиешле юридик ярдәм алу килеп туган проблеманы хәл итү өчен бик мөһим. Инвалид дип табылган кеше еш кына үзенә нинди льготалар тиеш булуын да белеп бетерми. Кеше үзен җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоярга тиеш һәм без аңа хәлебездән килгәнчә ярдәм итәбез. Торак алу өчен ничек чиратка басарга, медицина тикшерүен ничек үтәргә, эшкә ничек урнашырга – инвалидлар алдында беренче мәлне бу сораулар бик еш туа һәм без төрле инстанцияләрдә вакытны һәм сәламәтлекне саклау өчен киңәшләребезне бирәбез.
Эшкә урнашу мәсьәләсенә аерым туктап үтәсем килә. Быел Мәшгульлек үзәгендә 10 инвалид исәптә торды. Аларның өчесе – яңа оештырылган эш урыннарына, икесе юллама белән эшкә урнаштырылды. Бу начар түгел. Өченче группа инвалидлар арасыннан шактый кеше үзеңне эшле итү программасы буенча эш табу мөмкинлегеннән файдаланды, монысы да начар түгел.
Соңгы вакытта бу категория кешеләргә игътибар бермә-бер артуын билгеләп үтәсем килә. “Доступная среда” программасын тормышка ашыру өчен шактый акча тотылды. Пандуслар ясау, ишекләрне киңәйтү, тротуарлардан төшү урыннары ясауның нинди зур әһәмияткә ия булуын күпләр аңлап та бетермидер... Тик инвалид арбасында йөрергә мәҗбүр булган кешеләрнең якыннары моны бик яхшы аңлый. Минемчә, инвалид арбасында йөрергә туры килгән балаларга аеруча авыр, чөнки алар өчен яшьтәшләре, дуслары, таныш-белешләре, укытучылары, табиблар, китапханәчеләр белән аралашу бик зур әһәмияткә ия. Балалар ялгыз түгел, ә кеше арасында үсәргә тиеш. Бу максаттан “Доступная среда” программасы кысаларында шәһәр урта мәктәпләрендә шундый эшләр үткәрелде, киләчәктә Кимда һәм башка мәктәпләрдә дә үткәрү күздә тотыла. Тулы канлы тормыш белән яшәү – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән төп максатны мин шулай дип билгеләп үтәр идем. Спорт белән шөгыльләнү, конкурсларда, ярышларда, төрле чараларда катнашу, мәктәпләрдә, техникумнарда, институтларда уку мөмкинлеге, эш, гаилә, күңелгә хуш килгән шөгыль – боларның барысы да инвалидларның тормышында зур роль уйный.
Шуңа күрә тагын бер проблемага тукталып үтәсем килә. Инвалидлар җәмгыятенең кешеләрне кабул итү, очрашулар оештыру өчен хәтта кечкенә генә бүлмәсе дә юк. Шундый урыныбыз булса, төрле вакытта мөһим проблемалар буенча очрашулар оештырырга, мәсьәләләрне хәл итәргә, киңәшләр бирергә мөмкин булыр иде. Билгеле, берәр бүлмәне нинди дә булса оешмадан вакытлыча сорап торырга була, тик бу барыбер өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Ә үз бүлмәбез булса, барысы да кул астында булыр, теләсә кайсы вакытта чылтыратып, проблемаларны хәл итеп булыр иде. Ләкин әлегә бу безнең хыялыбыз гына.
Хәзер чираттагы инвалидлар ункөнлеге бара һәм без бу турыда тагын бер кат ныклап уйларга тиеш. Декада кысаларында шәһәрдә һәм авылларда төрле чаралар үткәрелә, аларның күбесе – инвалидлар җәмгыяте активының район җитәкчеләре белән очрашуы, балалар өчен бәйрәм һәм башкалар инде традициягә әверелде. Боларның барысы инвалидлар өчен дә, аларны оештыручылар өчен дә зур әһәмияткә ия. Изге эшләр генә күңелдә рәхмәт хисләре тудыра.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз