Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
“Кешеләр кайгырту тоярга тиеш...”
2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Танкеевка авылындагы крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бакиров хаклы рәвештә әнә шулай ди. Шунысы сөенечле, хуҗалык терлекчеләре узып баручы елны уңай нәтиҗәләр белән тәмамлыйлар. Ирешкән уңышларга коллективның һәр әгъзасы үзеннән өлеш керткән.
Театр кием элгечтән башланса, Танкеевка фермасы – ял итү бүлмәсеннән, элеккечә итеп әйткәндә, кызыл почмактан башлана. Мондагы терлекчеләргә тудырылган шартлар, һич арттырусыз, башкаларны кызыктырырлык. Бәлки шуңа күрәдер дә, ферма хезмәтчәннәре ял итү бүлмәсен үзләренең визит карточкасы, дип тә йөртәләр. Шактый иркен, якты бүлмәдә заманча төсле телевизор эшләп тора, диван, өстәл, газета-журналлар өстәле куелган, идәнгә җылылыкны саклаучы линолеум җәелгән. Яңа елга әле беркадәр вакыт калса да, ферма хезмәтчәннәре инде матур итеп чыршы да бизәп куйганнар.
Кыскасы, биредә үзеңне кунак бүлмәсендәге кебек хис итәсең. Билгеле инде, мондый шартлар тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә этәргеч бирә торгандыр, дип әйтергә тулы нигез бар.
– Кешеләр үзләре турында кайгырту тоярга тиеш,– ди хуҗалык башлыгы Равил Рахман улы. – Бары шунда гына уңышка йөз тотарга була, вак–төяк саналган мәсьәләләрне дә игътибардан читтә калдырмаска тырышабыз...
Узган ел белән чагыштырганда, фермада мөгезле эре терлекләрнең баш саны унга арткан. Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, киләсе елда да шуның кадәргә артырга тиеш.
Хуҗалыктагы савым сыерларның саны 30 га җитә, шуларның яртысыннан күбрәге инде буаз. Көнлек савылган 150 килограмм сөтнең 130 килограммын Әлки районы эшмәкәренә саталар. Сөт бәяләре ел фасылына карап гел үзгәреп тора. Хәзер, мәсәлән, бер килограмм сөтнең бәясе 18 сум 50 тиен тәшкил итә. Бу кадәресе дә ярыйсы гына табыш китерә. Сөт тапшырудан кергән “тере” акчага хуҗалыктагы күп мәсьәләләрне хәл итәләр, шул исәптән хезмәт хакын да вакытында биреп баралар. Терлекчеләрнең айлык хезмәт хакы, мәсәлән, 12 мең сумнар тирәсе, җәйге айларда аннан да күбрәк чыга.
Малларны карау Хәбибулла Хисаметдинов белән Андрей Сусликовка йөкләнгән. Икесенең дә коллективта абруе зур. Иван Архиповка тагын да җаваплырак бурыч йөкләнгән – сыерлар сава. Сыер саву ирләр эше түгел, дисәләр дә, Иван Анатольевич саву аппаратлары белән дә оста эш итә, бурычын да намус белән үти. Аның ничек сыер сауганын күреп, хәтта хатын-кызлар да мактый, диләр.
Бу араларда хуҗалыкта һәр сыердан көненә уртача 11 килограмм сөт савалар. Монда, әлбәттә инде, бригадир Румия Насретдинованың да өлеше зур. Фермадагы тәртип, эшләрнең барышы өчен дә ул җавап бирә, һәр иртәдә сөтне төяп озату да аңа йөкләнгән. Коллективка әле күптән түгел генә килеп кушылган булса да, Валентина Гурьянова да үзен бары яхшы яктан гына күрсәтергә өлгергән. Ул бозаулар карый, группасындагы малларның баш саны 15 кә җитә. Валентина Анатольевна яшь терлекләрне таза–сау үстерү өчен тырышлыгын кызганмый. Малларның продуктлылыгын арттыру өчен аларны тиешенчә карау гына аз.
Беренче чиратта ныклы азык базасы булу зур әһәмияткә ия. Хуҗалыкта бу проблема бөтенләй диярлек юк. Малларга көн дәвамында 5әр килограмм ашлык фуражы, кирәк кадәр печән һәм сенаж бирелә. Рационга Ульяновск өлкәсеннән кайтарылган жом да кертелгән.
Хуҗалык башлыгы сөтлебикәләрнең баш санын 100 гә кадәр җиткерү турында уйлый. Район бюджетыннан алынган акча исәбенә инде яңа терлекчелек бинасы да төзеп куйган. Планда каралганча, барлык технологик процесслар механикалаштырылган булырга тиеш. Фермада инде төп эшләр тәмамланган дияргә мөмкин, киләсе елның көзендә биредә малларны асрауга керешәчәкләр.
Тормышыбыз күбрәк мәшәкатьләрдән генә торса да, коллектив уңганнарының кәефе күтәренке. Алар продукция җитештерүне арттыру өчен булган һәр мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Продукцияне күбрәк сатсалар, файдасы да күбрәк булачагын яхшы аңлыйлар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз