Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Иң мөһиме – күңел төшенкелегенә бирелмәскә...
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Бу сүзләр Өчкүлдә яшәүче беренче группа инвалид Валентина Гуськова өчен әйтелгән диярсең, чөнки ул унсигез ел буе ике кулсыз яши.
Николай Александрович белән Валентина Николаевна инде күптән бергә. Хатынының беренче никахыннан өч баласы бар. Тугыз яшьлек Андрей һәм алты яшьлек Анатолий әниләре белән Омскидан Өчкүлгә кайталар, ә кызы Елена дәү әнисе белән шунда яшәп кала. Өчкүлда Валентина тормышка чыга. Биредә Гуськовларның уртак балалары Наталья дөньяга килә. Авылның башка гаиләләре кебек, алар да көндәлек эш-мәшәкатьләр белән яшиләр. Николай – тракторчы, ә Валентина сыер савучы булып эшли. Тормыш үз көенә бара, алар да башкалар кебек үк, терлек асрыйлар, бакчада бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.
Гаиләдә татулык, эшне беркайчан да ирләр һәм хатын-кызныкы дип бүлеп тормыйлар, барысын да бергә башкарырга, тормыш йөген икәүләшеп тартырга тырышалар. Тормыш бер көе генә барганда, июнь аеның бер көнендә кинәт барысы да үзгәрә. Башка көннәрдәге кебек, Валентина йорт эшләрен бетергәч, циркуляр пычкы белән утын кисүче иренә ярдәм итәргә чыга...
Бәхетсезлекнең ничек килеп чыгуын икесе дә сизми калалар. Чираттагы бүрәнәне кискәч, Николай икенчесен алырга китә. Ә циркулярка янына җиткәч, Валентинаны күрми. Аның ике кулсыз җирдә ятуын, янында киселгән кулларын күргәч, ул һушсыз кала. Шулай да үзен бик тиз кулга алып, хатынын коткарырга керешә. Ни кызганыч, Валентинаны район хастаханәсенә алып барырга машина таба алмыйлар. Николай үзе эшләгән тракторны кабызып, бер минутны әрәм итмичә хатынын хастаханәгә алып китә. Монда аңа беренче ярдәм күрсәтеп, машина белән Казанга җибәрәләр. Валентина өзелгән кулларын тегеп куя алырлар дип өметләнә... Ни кызганыч, күп сәбәпләр аркасында ышанычы акланмый...
Кырык өч яшьтә кулсыз калуның ни икәнен моны үзе кичергән кеше генә аңлый ала торгандыр. Кызы Наталья нәкъ шул елны беренче тапкыр мәктәпкә китә, ә әнисе хәтта аның чәчләрен үреп, бантлар да тага алмый... Кызын кысып-кысып кочасы килгән чаклары күп була.
Ике ай эчендә Валентина башта Казанда, аннары безнең хастаханәдә берничә операция кичерә. Омскидан шунда ук кайткан кызы аны бер минутка да калдырмый. Моңа кадәр кан күргәч тә аңын җуя торган каенанасы Анна Васильевна да нык ярдәм итә. Ә Николайның мәшәкатьләре күпмегә артуын әйтеп тә торасы юк. Армия хезмәтен тәмамлап, инде гаилә корган уллары авыр чакта ярдәмгә килә. Шулай итеп, Гуськовлар терлекләрнең баш санын да киметмиләр. Хәзер дә шактый зур хуҗалык тоталар. Сыерларын да әле былтыр гына сатып, ике кәҗә алганнар, чөнки хуҗабикә кәҗә сөтен ярата икән. Тавыклар, казлар, йорт куяннары асрыйлар. Бакчаны да ел саен утыртып, карап торалар.
Бу бәхетсезлектән соң кечкенә Натальяга да ваемсыз балачакны онытырга туры килә. Башкалар урамда уйнаган чакта, аңа өй җыештырырга кирәк була. Ә Валентина әкренләп хәленнән килгән эшләрне башкара. Аяклары белән үзе өчен урындык алып куя, ишекләрне дә үзе ача. Аңа җиңелрәк булсын өчен, Николай аларга махсус резинка кагып куя. Телевизорны да аягы белән кабыза. Беренче оныкларын да күлмәк итәгенә тотындырып, бакчага ул озата бара.
Хәзер инде Елена һәм Анатолий Болгарга күчкәннәр, Наталья Казанда урнашкан. Тик әти-әниләрен онытмыйлар, кунакка түгел, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә еш кайталар. Оныклары да дәү әниләрен бик яраталар, аның һәр сүзен тыңлыйлар. Николайның әнисе алар белән ун елдан артык яши, йортта аның да ярдәме зур. Шулай да төп мәшәкать хуҗа кеше җилкәсенә төшә. Николай киләчәккә өмет белән карый. Быел авыл көнендә “Алтын йөрәкле кеше” традицион конкурсында юкка гына җиңүче итеп Николай Александровичны сайламаганнардыр... Ул тәҗрибәле механизатор, район алдынгылар слетында да берничә тапкыр катнаша, дипломнары, мактау кәгазьләре дә шактый. Шулай да хатынына булган мәрхәмәтле мөнәсәбәте берни белән дә чагыштырмаслык кыйммәткә ия. Аның тормышын җиңеләйтү өчен ул көчен кызганмый.
Гуськовларның йорты заманча җиһазландырылган – яңа җиһазлар, плазма телевизор, ноутбук. Тәрәзә төпләрендә хуҗабикәнең яраткан гөлләре үсеп утыра. Боларның барысы да – Николайның тырышлык нәтиҗәсе. Җилкәсе белән заманча шкаф-купены ачып, хуҗабикә горурланып ире алып биргән мутон тунны да күрсәтте. Авыр булуга карамастан, ул һәрвакыт чиста-пөхтә булырга тырыша. Авыр чакта хатынын ташламаган, аның тормышын хәленнән килгәнчә җиңеләйтергә тырышып яшәгән бу ирне башкаларга үрнәк итеп куярга була. Ә тормыш бернигә карамыйча дәвам итә. Билгеле, кул протезлары ясатырга да мөмкин булыр иде, тик Валентина әйтүенчә, болай да авырта торган җилкәләренә өстәмә йөк белән йөрү авырга туры киләчәк. Сәламәтлеге шәптән булмаса да, якыннарының ярдәме барлык тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итә. Ә якыннарың булу – тормышта үзе бер олы бәхет ул.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
20 майдан соң 3-НДФЛ вакытында тапшырмаган декларацияне вакытында тапшырмаган өчен барлык физик затларның счетларын блоклау турындагы мәгълүмат
20 майдан соң 3-НДФЛ вакытында тапшырмаган декларацияне вакытында тапшырмаган өчен барлык физик затларның счетларын блоклау турындагы мәгълүмат
Безнең спортчылар-билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелеге призерлары!
Безнең спортчылар-билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелеге призерлары!
Район мәктәпләре укучылары «Тере классика» Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының төбәк этабы финалында катнаштылар
Район мәктәпләре укучылары «Тере классика» Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының төбәк этабы финалында катнаштылар
Спас районы методисты Казандагы форумда «Мактаулы остаз» исемен алды.
Спас районы методисты Казандагы форумда «Мактаулы остаз» исемен алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз