Шәһәрдә референдум үтәчәк

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Узган атнада үткән чираттагы шәһәр муниципаль берәмлек Советы утырышында Болгарда халык арасында үзара салым буенча референдум үткәрү мәсьәләсе тикшерелде.

Район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендәге утырышка шулай ук коллектив җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, сәяси партия вәкилләре чакырылды.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина авыл җирлекләрендә үзара салым исәбенә күпме акча җыелуы, шуңа бәйле республика бюджетыннан күпме акча бирелүе һәм аларның нинди максатка тотылуы турында хәбәр итте. Актив фикер алышудан соң, күпчелек тавыш белән Болгарда үзара салым буенча референдумны 2015 елның 15 гыйнварында үткәрергә дигән карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International