Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Чын хуҗа киләчәк турында уйлый
2014 елның 28 ноябре, җомга
Татар Такталы авылында яшәүче Илмир Гайнуллинның гаилә фермасы районда иң эреләрдән санала. Хуҗалык башлыгы әле тагын малларның баш санын арттыру турында уйлый.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Гайнуллиннарның ындыр табагы чаклы ишегалдына аяк басу белән мондагы тәртип һәм чисталыкны күреп бермәлгә хәйран да калдым. Һәр нәрсәнең үз урыны бар, кирәкле әйберне җир кырып дигәндәй эзләп йөрисе түгел, барысы да күз уңында гына тора. Чын, кайгыртучан хуҗаның ул шулай булырга да тиеш. Тәртип хөкем сөрә икән, димәк эшләре дә көйле бара, дигән сүз.
Гаиләнең төп горурлыгы – әле шушы язда гына төзелгән яңа ферма бинасы, дисәң, һич арттыру булмас. Гайнуллиннар бу хакта күптән хыялланган, әмма хәзер, тормышлар көннән–көн үзгәреп торганда, теләкне алай тиз генә чынга ашыру җиңел түгел. Җитәкчеләр кабинеты бусагасын шактый таптагач, быел гаилә фермаларына финанс ярдәме күрсәтүне күздә тотып кабул ителгән район программасы нигезендә һәм республика программасы буенча алынган грант акчасы исәбенә хыялны чынбарлык итү мөмкинлеге туган. Дөрес, тиешле документларны рәсмиләштерү дә шактый вакытны алган. Монысына гына түзгәннәр. Төзелеш эшләре исә якынча 900 мең сумга төшкән.
Гайнуллиннар бүген 37 савым сыер һәм 26 баш мөгезле яшь терлек асрыйлар. Озынлыгы – 30, киңлеге исә 11 метрны тәшкил иткән яңа абзар барысы 54 башка исәпләнгән. Иркен, якты абзардагы тәртипкә дә игътибар итми мөмкин түгел. Биредә ял итү урыны булдырылган, кечерәк мич чыгарып куйганнар, хәтта гөлләр дә үсеп утыра. Башка фермаларда моның берсен дә күрмәссең.
– Ходайның биргәненә шөкер, – ди Илмир. – Инде менә үз гаилә фермабызны булдырып, үзебез өчен тырышабыз...
Гайнуллиннар сөт җитештерүнең файдалы булуына үз тәҗрибәләреннән чыгып тагын бер кат инанганнар. Узган ел, мәсәлән, сөт сатудан 300 мең сумнан артык табыш алганнар. Былтыр сөтнең сатып алу бәясе 10 сумнан бераз гына югары булган. Быел исә көн саен Гусиха авылы эшмәкәренә 15 сум исәбеннән 200 литр тапшыралар. Димәк, табыш та күбрәк булачак. Шунысын әйтергә кирәк, бу елның унбер аенда гына да инде 50 тоннадан артык продукция сатканнар. Бу райондагы гаилә фермалары арасында иң яхшы күрсәткеч.
Көз башларында Гайнуллиннар 2 тонна 800 килограмм ит сатып та 500 мең сумнан артык табыш алган. Тагын берничә баш терлек симертәләр. Килосын 200 сумнан да кимрәккә сатмаган очракта, алынган барлык керем 800 меңнән дә азрак булмаска тиеш. Һәрхәлдә, шуңа өметләнәләр. Авыл өчен бу зур акча, аның һәр тиенен Гайнуллиннар үз көчләре белән эшләп табалар.
Һәр елдагыча, малларны кышлату чорына бар шартны туры китереп әзерләнгәннәр. Хуҗалыкларында нибары бер Т–16 тракторы һәм ат кына булса да, 150 төргәк болын печәне, 100 төргәк салам, 35 тонналап ашлык запаслары бар. Боларның барысы да апрель азакларына кадәр җитәргә тиеш. Рәхәтен күрергә генә язсын.
Гайнуллиннар хуҗалык, ферма эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләрнең барысын да үз көчләре белән хәл итәргә тырышалар. Дөрес, азык әзерләгәндә дуслары һәм танышларының да булышлыгын күп тоялар. Иртәнге биштә үк инде барысы бергә җиң сызганып сыерларны савуга керешәләр. Саву аппараты эшне сизелерлек җиңеләйтсә дә, малларны карап, яшь бозауларга сөт эчерткәнче шактый вакыт уза. Шуңа күрә ашыгырга туры килә, чөнки Илмирның әнисе Гүзәлия һәм сеңлесе Әлфирәнең әле бит Антоновка авылына барасы бар. Әнисе шушы мәктәптә балаларга белем бирә, ә менә сеңлесе 11нче класста укый. Әтисе Рәис белән өйдә калган Илмир көн дәвамында әллә никадәр эш башкарырга өлгерәләр. Кулларыннан килмәгән эш юк үзләренең, кирәксә тәмле итеп аш та пешереп куялар.
Гайнуллиннар зарлана торган кешеләр түгел. Шулай да урамдагы юлларның начар булуына борчылуларын белдерми кала алмадылар. Үзәк урамдагы беркадәр арага вак таш түшәлсә дә, язын һәм көзге айларда ул яши торган йорт каршында һәм башка урамнарда хасил булган тездән пычракны бернинди транспорт белән дә ерып үтәрлек түгел. Моның кыенлыгын авыл халкы да, сөт җыярга килүчеләр дә яхшы беләләр. Урамнарны яктырту мәсьәләсе хәл ителгән, юлларны да рәтләсәләр, халыкның бер мәшәкате кимер иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз