Күгәрчен яратучылар җыела

2014 елның 28 ноябре, җомга
Шимбә көнне, 29 ноябрьдә, район Мәдәният йортының спорт залында күгәрченнәр күргәзмәсе оештырыла.

Мондый күргәзмә бездә беренче тапкыр гына оештырылмый. Биредә күгәрченнәрнең төрлесе – декоратив кошлардан башлап спорт токымлыларга кадәр күрсәтелә. Шунысы игътибарга лаек, хәзер безнең шәһәрдә дә күгәрченнәр белән мавыгучылар бар һәм алар бу кошларның үзенчәлекләре турында күп нәрсә беләләр.

Күргәзмәгә Казан, Самара, Ульяновск, Нурлат шәһәрләреннән һәм башка җирләрдән күгәрчен асраучылар килә.

Күргәзмәне оештыручы Сергей Карпушин сүзләренә караганда, күгәрчен асраучылар өчен бу чара бер-берең белән тәҗрибә уртаклашуда менә дигән мөмкинлек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International