Утырышта катнашучылар алдында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. 284нче яңа Федераль закон нигезендә, 2015 елның 1 гыйнварыннан “Физик затлар милкенә салымнар турында” РФ Законының үз көчен югалтуы билгеләп үтелде. Бу салым хәзер РФ Салым кодексының 32нче бүлеге нигезендә билгеләнәчәк. Шул ук вакытта ТРда “Салым салу объектының кадастр бәясеннән чыгып, Татарстан Республикасы территориясендә физик затлар милкенә салым буенча салым базасы тәртибен билгеләүне куллана башлауның бердәм көнен билгеләү турында” закон кабул ителде.
Моннан тыш, гражданнарның кайбер категорияләре өчен льготалар саклана. Льгота эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланылмый торган бер күчемсез милек объектына, РФ Салым кодексы буенча түләнергә тиешле салым суммасында биреләчәк. Бу фатир яки бүлмә, торак йорт, гараж (машина урыны), иҗади остаханә итеп кулланыла торган корылма, җир участогындагы, мәйданы 50 квадрат метрдан артмаган хуҗалык бинасы яки корылмасы булырга мөмкин.
Сумма салым чоры беткәннән соң салым органнары тарафыннан исәпләнеп, салым түләүчегә бу турыда тиешле хәбәр җибәрелә.
Әгәр күчемсез милек өлешчә уртак милек саналса, салым һәр өлеш хуҗасына аның өлешеннән чыгып исәпләнә, әгәр милек уртак гомуми милек булып саналса, һәр салым түләүче салымны тигез өлештә түли.
РФ Салым кодексы нигезендә, әгәр кадастр бәясе буенча салым элгәре түләнгән салым күләменнән артып китә икән, физик затлар милкенә салым салуның аерым тәртибе билгеләнә. Беренче ел салым артып киткән сумманың 20 процентына, икенче ел – 40 процентка, өченче ел – 60, дүртенче ел 80 процентка арттырыла. Бишенче елдан алып, салым тулы күләмдә түләнелә башлый.
Утырышта башка мөһим мәсьәләләр дә тикшерелде.
Район башлыгы Камил Нугаев утырышка йомгак ясады.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы “Болгар шәһәре” муниципаль берәмлек Советы
карарлары
№ 36–1 2014 елның 7 ноябре
Физик затларның милкенә салым турында
Россия Федерациясе Салым кодексының 32 нче бүлеге, Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасы территориясендә физик затларның милкенә салым базасын салым салу объектларының кадастр бәясеннән чыгып ачыклау һәм куллануның бердәм датасын билгеләү турында”гы 2014 елның 30 октябрендәге 82–ЗРТ номерлы Законына нигезләнеп
Карар чыгарды:
1. Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы”Болгар шәһәре” муниципаль берәмлек территориясендә физик затларның милкенә мәҗбүри түләнергә тиешле салым булдырырга һәм гамәлгә кертергә.
2. Салым ставкаларын түбәндәге күләмдә билгеләргә:
Россия Федерциясе Салым кодексының 31нче бүлеге нигезендә, бу Карар Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы “Болгар шәһәре” муниципаль берәмлек территориясендә түләүгә мәҗбүри булган җир салымы (алда – салым) гамәлгә кертелә.
2нче маддә. Салым ставкалары.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы “Болгар шәһәре” муниципаль берәмлек территориясендә җир категорияләрен исәпкә алып, җип салымының дифференциацияле ставкаларын кертергә:
– торак пунктлары җирләре категориясенә кертелгән җир участоклары өчен җир участогының рөхсәт ителгәнчә куллану төренә карап, җир салымы ставкаларын бу карарның 1нче кушымтасы нигезендә;
– сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радио, телевидение, информатика, космик эшчәнлекне тәэмин итү, оборона, куркынычсызлык җирләре һәм махсус кулланыла торган башка җирләр өчен җир салымы ставкасын 0,5% күләмендә билгеләргә.
3нче маддә. Салым льготалары.
1)Түбәндәге салым түләүче категорияләрне салым түләүдән азат итәргә:
Салым түләүче оешмалар өчен салым чоры нәтиҗәләре буенча түләнергә тиешле салым агымдагы салым чорыннан соң килгән елның 5нче февраленнән соңга калмыйча түләнә.
6нчы маддә. Салым түләүчеләрнең салым салынучы базаны киметү хокукы биргән документларны тапшыру тәртибе һәм сроклары.
Салым салынучы базаны киметергә хокук биргән документларны җир участогы урнашкан урындагы җирле салым органына тапшыруның түбәндәге тәртибен һәм срокларын билгеләргә:
– салым түләүче оешмаларга һәм физик затларга – агымдагы салым чорыннан соң килгән елның 1 февраленә кадәр.
7нче маддә. Бу карарның үз көченә керүе
Карар 2015 елның 1 гыйнварында, аны рәсми рәвештә “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасында һәм ТР Спас муниципаль районының Интернеттагы http://spasskiy.tatarstan.ru/ рәсми сайтында бастырып чыгарганнан соң кимендә бер ай вакыт үткәннән соң, үз көченә керә.