Эштә ярдәм итәчәк

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Болгар музей-тыюлык хезмәткәрләре “Музей проекты: оештыру һәм алга җибәрү технологиясе” дигән семинар-тренингта катнаштылар.

Казанның социаль, мәдәни тармак һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һәм һөнәри белем бирү институтында үткән чарада республиканың утыздан артык музей хезмәткәре катнашты. Мәскәүнең Музейларны үстерү үзәге белгечләре лекцияләр укыдылар һәм мастер-класслар үткәрделәр. Белемнәрне ныгыту максатында һәр катнашучыга нинди дә булса музей проектын эшләргә тәкъдим ителде. Бу биремне заповедник хезмәткәрләре Гөлнара Бирюкова һәм Нәргизә Сафиуллина уңышлы башкарып чыктылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International