Юлларыгыз имин булсын

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 19 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган тематик атна үткәрәләр.

Бу акциядә берничә мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнаша, дәүләт инспекторлары анда төрле чаралар үткәрәләр. Чараларда балалар гына түгел, ата-аналар да катнаша.

Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көнендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары һәм Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре катнашында традицион акция үткәрү күздә тотыла. Укучылар машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүне киметүгә багышланган тематик листовкалар таратачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International