Бурычлыларга – кырыс чаралар

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Район прокуратурасы үткәргән ведомствоара киңәшмәсендә ресурслар белән тәэмин итү оешмалары алдында халыкның бурычларын киметү проблемасын хәл итү мәсьәләсе тикшерелде.

Энергетика, газ тармаклары, торак милекчеләре ширкате, суд приставлары хезмәте вәкилләре үз тармакларында түләүләрнең ничек башкарылуы белән таныштырып үттеләр. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча челтәрләргә рөхсәт ителмәгән тоташуларны контрольдә тотуны, түләүләрне җыю буенча эшне көчәйтү, хәлне яхшы якка үзгәртү өчен чаралар кабул итү, түләүләр буенча хәлне яхшырту өчен бердәм механизм эшләргә кирәклеге турында карар кабул ителде. Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган абонентларга бу турыда хәбәр җибәрергә, кирәге чыкса – бурычлары күп булган абонентларны энергоресурслар белән тәэмин итүдән туктатырга киңәш бирелде.
Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International