Республика хәрби комиссариатының Спас районы бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов, совет әгъзалары Виктор Владимиров, Фиркат Галимов, Җәмил Мөхәммәтшин, иерей Сергей Карпухин, имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәт һәм башкалар утырышта катнашучыларның игътибарын укучыларга сугыш турында тарихи чынбарлыкны яктырту, сугышның каты бәрелешләре, бөек полководецлар турында чын дөреслекне җиткерергә кирәклеген ассызыклап үттеләр, чөнки еш кына бу тарихи чынбарлык нык үзгәртелеп бирелә. Без илебез тарихы, фашизмны җиңү өчен гомерләрен кызганмаган ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгы белән горурланырга тиеш. Әлбәттә, ветераннар игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Иерей Сергей Карпухин сүзләренә караганда, Изге Авраамий чиркәве каршында эшләп килүче “Багратион” балалар-яшүсмерләр тарихи реконструкция клубы да бу юнәлештә шактый эш башкара. Клуб утырышларында укучылар тарихи бәрелешләрнең барлык нечкәлекләрен өйрәнәләр. Мәсәлән, хәзерге вакытта Берлин өчен барган сугышларны һәм Рейхстагны штурмлауны реконструкцияләргә әзерләнәләр. Бу тамашаны клубка йөрүчеләр 9 май алдыннан күрсәтергә, аңа ветераннарны да чакырырга җыеналар.