Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Мөмкинлекләрдән оста файдаланалар
2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгы терлекчеләре елны әйбәт нәтиҗәләр белән тәмамлау өчен тырышлыкларын кызганмыйлар.
Билгеле булганча, терлекчелек тармагыннан табыш алу өчен беренче чиратта яхшы азык базасы булу шарт. Шөкер, никольскилыларны мондый проблема борчыганы юк. Мисалга, быел 100 тонналап печән һәм салам әзерләнгән, 400 тоннадан артык силос салынган, кирәк кадәр күләмдә фураж запасы булдырылган. Һәрхәлдә, алдагы кышлату чорында маллар утлыгы буш тормас, дип әйтергә тулы нигез бар. Бу көннәрдә сөтлебикәләргә иртән һәм кичен 3әр килограмм фураж, 25-30 килограмм силос һәм, әлбәттә инде, авыл тирәсендәге болынлыклардан чабылган хуш исле печән ашаталар.
Фермадагы савым сыерларның баш саны 100дән артып китә, мөгезле яшь терлекләр дә аз түгел –140лар тирәсе. Биредә яшь терлек үстереп, шулар исәбенә көтүне тулыландыруга зур игътибар бирәләр. Шунысын әйтергә кирәк, район җитәкчелеге булышлыгы белән быел яз республиканың Балтач районыннан 25 баш нәселле таналар алып кайтканнар. Монысы аеруча да сөендерә. Фермада бу малларга игътибар зур, тиешле прививкалар да ясала. Ул шулай булырга да тиеш, чөнки сәламәт мал исәбенә генә мул продукция яхшы нәсел алырга мөмкин.
– Коллективта очраклы кешеләр юк, – ди хуҗалык башлыгы. – Барысы да тәҗрибәле, тапшырылган эш өчен җан атучы кешеләр. Киләчәктә дә сынатмаячакларына бер шигем юк...
Чыннан да, саву операторлары Наталья Кузьмина, Наталья Королева, Илһамия Куликова, Светлана Кузьмина, Елена Спиридонова, терлек караучылар Валерий Фролов, Алексей Тимонин, Валерий Салмин, Александр Минейчев, Алексей Филимонов, Евгений Спиридонов фермада байтак еллар эшләп намуслы хезмәтләре белән хөрмәт казанган кешеләр. Бу көннәрдә һәр сыердан көненә уртача 9 килограмм сөт савалар икән, монда, әлбәттә инде, әлеге бердәм коллективның һәр әгъзасы өлеше бар. Хуҗалык көн саен майлылыгы 3,8 процентлы 450 килограмм сөт сата. Алынган продукциянең бер өлеше яшь бозауларга эчерүгә тотыла.
Шунысын әйтергә кирәк, хуҗалык 2005 елдан бирле файдалы шартларда Димитровград эшмәкәре белән хезмәттәшлек итә. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзерләүчеләр үз клиентларының гозерен һәрвакыт канәгатьләндереп торалар. Хәзер, мәсәлән, сөтнең литрын 16 сумнан кабул итәләр, ун көн саен исәп–хисап ясала. Кирәк булган очракларда эшмәкәрләрдән акчаны бурычка да сорап торырга була. Сыер саву операторларының хезмәтенә дә ярыйсы түлиләр – аена 10 мең сум тирәсе чыга. Авыл җирендә мондый акчаны башка беркайда да эшләп ала алмыйсың.
Хуҗалык җитәкчесе гомеренең утыз елын терлекчелеккә багышлаган Әнисә Вәлиуллинаны да мактап телгә алды. Элек ул ат заводында сыер сауган, хәзер ун көнлек бозауларны 3 айга кадәр карап үстерә. Группасында 27 бозау бар. Эше мәшәкатьле дә, җаваплылыгы да күп. Малларны таза һәм сәламәт үстерү өчен Әнисә Сәлим кызына күп тырышырга туры килә. Аңа әле тагын бригадир вазифасы да йөкләнгән. Бу бурычны да намус белән үти, йортындагы терлекләрне дә карарга өлгерә. Кыскасы, кулыннан килмәгән эше юк.
Озакламый сыерлар бозаулый башларга тиеш. Димәк, ферма хезмәтчәннәренең мәшәкатьләре тагын да артачак. Хәер, коллективта никадәр күбрәк продукция җитештерсәң, моның файдасы шулкадәр яхшырак буласын барысы да әйбәт белә. Шуңа күрә уртак нәтиҗәләрдә чагылыш табачак бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырышалар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз