Зур колачлы төзелеш, анда катнашучыларның энтузиазмы язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, артистлар, композиторларны иҗатка рухландырды. Алар КамАЗга багышлап күп әсәрләр яздылар. Танылган язучы Диас Вәлиев “Сиңа тормыш бүләк итәм” пьесасын язды, соңрак аны Мәскәүдәге Ермолов театрында һәм Казанның Качалов исемендәге драма театрында күрсәттеләр. Чаллыга килгән Евгений Евтушенко, Сибгат Хәким дә күләмле әсәрләр яздылар. Шагыйрь Ренат Харис белән композитор Нәҗип Җиһанов үз әсәрләрен КамАЗ төзүчеләргә багышладылар. Чаллыда Людмила Зыкина, Марина Ладынина, Борис Андреев, Валерий Золотухин, Юрий Гуляев, Болгариядән килгән халык хоры чыгышларын кайнар алкышларга күмделәр. Владимир Высоцкий концертын бөтен шәһәр халкы карады.
СССРның халык артисты, дирижер Натан Рахлин җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт оркестры концертын әле дә хәтерлим. Җәйге лагерьда, ачык һавада үтте ул. Октябрь ае, салкынайта башлаган иде. Тамашачылар туңа башлагач, бии–бии җылындылар. Җиңелчә генә киенгән музыкантларга да җиңел булмагандыр ул чакта...
Төзелүче комплекс директоры Лев Борисович Васильев турында да әйтми мөмкин түгел. Мәскәүдәге автомобиль заводының гади слесареннән башлап автомобиль промышленносте министры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде ул. Зур коллектив белән оста җитәкчелек иткән бу кеше югары профессионализмы, үзенә һәм башкаларга карата таләпчән булуы белән аерылып торды. Икътисад буенча директор урынбасары Сергей Васильевич Париновны да талантлы җитәкеләрнең берсе булды дияр идем, шәһәр партия комитетының беренче секретаре Рәис Кыям улы Беляев эштә кайнап зур тәҗрибә туплады. Ялкауларны, үз вазифаларына эленке-салынкы караучыларны ул беркайчан яратмады. КамАЗдан соң Татарстан өлкә комитетының идеология эшләре буенча секретаре, аннары Мәдәният һәм сәнгать институты ректоры булып эшләде. Бу кешеләрнең һәркайсы турында аерым китап язарга була.
Төзелешкә СССР Министрлар Советы Рәисе А.Н. Косыгин, КПСС Үзәк Комитетының икенче секретаре А.П.Кириленко, энергетика һәм электрлаштыру министры П.С.Непорожний, автомобиль промышленносте министры А.М.Тарасов һәм башкалар берничә тапкыр килделәр. Завод төзүчеләр ул чакта Татарстан партия өлкә комитетының беренче секретаре Ф.Ә.Табиевның, өлкә комитет секретаре М.Т.Троицкийның даими ярдәмен тоеп тордылар.
КамАЗны бөтен ил төзеде. Заводка йөзгә якын фәнни–тикшеренү һәм проект оешмалары, биш меңнән артык промышленность предприятиеләре хезмәт күрсәтте. Советлар иле күп кенә дәүләтләр белән файдалы хезмәттәшлек төзеде, чит ил матбугаты әлеге төзелешне даими рәвештә яктыртып торды.
Шунысын да әйтергә кирәк, заводка Калифорния штаты губернаторы Мондейл да килде. Төзүчеләрнең энтузиазмын күреп аның исе китте. Автомобиль “патшасы” Форд үзе Чаллыга килми булдыра алмады. Фикрәт Табиев белән әңгәмә барышында төзелешнең төгәлләнәчәгенә шикләнүен белдергән.
Совет кешеләренең патриотизмына, катлаулы шартларда эшләү осталыгына тиешле бәя биреп бетермәгән башка кешеләр дә булган. Әмма ялгышканнар. Завод билгеләнгән вакытта төзелеп, барысын да таң калдырды.