Яшь футболчылар көч сынашты

2014 елның 14 ноябре, җомга
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тарафыннан 2003 елда һәм аннан соңрак туган мәктәп укучылары өчен оештырылган мини-футбол буенча район беренчелеге ярышлары булды.
Алты команда катнашкан турнирның финалында икенче урта мәктәп командасын 4:0 исәбе белән отып (өч тупны – Денис Пеньков, берсен Антон Рачков кертте), 1нче мәктәпнең беренче командасы җиңеп чыкты. Җиңүче команда турнир барышында көндәшләрен ышанычлы җиңеп, аларның капкаларына 17 туп кертә алды, ә үз капкасына бер генә туп керттерделәр. Денис Пеньков һәм Максим Малышкин бишәр туп кертеп, турнирның иң яхшы бомбардирлары дип табылдылар. Алдан әйтеп үтелгән уенчылардан тыш, турнирда шулай ук Михаил Беляев, Әмир Гәрәев, Рауль Нәфыйков, Валерия Журавлева, Владимир Тарасов, Ярослав Лихачев һәм Данил Мамонов җиңеп чыкты.

Өченче урын өчен ярышта яшьрәк уенчылардан торган беренче мәктәпнең икенче командасы Иске Рәҗәп укучыларын җиңде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International