“Тәмәкене конфетка алыштырам!”

2014 елның 14 ноябре, җомга
Болгар 1нче мәктәбе укучылары әнә шундый исемдәге чара оештырдылар.

Мәктәп балалар думасы әгъзалары акцияне үткәргән көнне бөтен кешене фойеда “Тәмәкегә “Юк!” дип әйт!” дип язылган плакатлар белән каршыладылар.
Өлкәннәргә һәм яшүсмерләргә тәмәкеләрен берничә конфетка алыштырырга тәкъдим ителде, кайберәүләр моңа ризалашты да.

Урамдагы кешеләргә дә укучыларга шундый ук сүзләр белән мөрәҗәгать итеп, “Без тартмыйбыз һәм сезгә дә киңәш итмибез!” дип искәрттеләр. Мондый чарадан соң кайберәүләр тәмәкенең организмга китергән зарары турында уйланырлар, бу зыянлы гадәттән арынырлар, дип ышанасы килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International