Күршеләр концертына чакырабыз

2014 елның 14 ноябре, җомга
Тиздән Ульяновск өлкәсенең Иске Майна Мәдәният йорты үзешчән артистлары бездә “Көзге мозаика” программасы белән чыгыш ясаячак.

Концертта эстрада студиясе артистлары, шулай ук халык коллективлары – рус халык җырының “Сударушка” ансамбле һәм Любовь Борисова исемендәге театр катнашачак.

Вакытын күңелле итеп уздырырга теләгән һәр кешене 20 ноябрьдә район Мәдәният йортына чакырабыз. Концерт 17.00 сәгатьтә башлана, керү түләүсез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International