Кызыклы очрашу

2014 елның 14 ноябре, җомга
Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргат Мөхәммәтов ЮНЕСКО/ИКОМ регионара тренинг һәм экспертлар очрашуында катнашты.

Очрашу төрле культуралар арасындагы элемтәдә музейларның социаль һәм белем бирү әһәмиятенә, ЮНЕСКОның 1970-1972, 2003-2005 еллар Конвенциясе принципларын үстерүдәге роленә багышланды. БДБ илләренең музей белгечләре өчен махсус оештырылган чара берничә этапта Мәскәүдә һәм Бөек Ростовта үтте. Программага төрле презентацияләр, фәнни дискуссияләр керде, очрашуда катнашучылар берничә чыгыш тыңлап, тиешле тәкъдимнәр эшләделәр.

Очрашуда тәкъдим ителгән “Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты” презентациясе очрашуда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International