Педагогларга ярдәмгә

2014 елның 14 ноябре, җомга
1нче шәһәр урта мәктәбе һәм Балалар иҗат мәктәбе базасында укытучылар өчен наркотикларга каршы программаны гамәлгә кертү буенча семинар-практикум оештырылды.

Тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, башлангыч класс укытучылары һәм класс җитәкчеләре катнашкан дәресләрне ата-аналар өчен “Уңышка юл” программасы авторы, “Педагогика-психология инициативалары үзәге” директоры Ирина Вахрушева һәм психология фәннәре кандидаты Ольга Мантонина үткәрде. Семинарда бу программа буенча эшләүнең философик, педагогик һәм психологик нигезләре, класс җитәкчеләренең наркотикларга бәйлелекне профилактикалау буенча ата-аналар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре билгеләп үтелде.

Әлеге программа буенча киләчәктә дә эшләү өчен укытучыларга күп кенә мәгълүматлар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International