Кичә ун кешедән торган призывниклар төркемен Казанга, Татарстан хәрби комиссариатына озаттылар.
Хәзер алар өчен яңа тормыш башлана: Ватан алдындагы изге бурычны үтәү өчен алардан батырлык, ныклык таләп ителә һәм егетләр бу сынауны үтәргә әзер, дип ышанасы килә.
Барлыгы көзге чакырылыш барышында армия хезмәтенә безнең районнан утызга якын егет китәчәк. Алар армия хезмәтен илебезнең төрле төбәкләрендә үтәләр. Язмыш җилләре кая гына ташласа да, алар туган яклары, якыннары белән элемтәне бервакытта да югалтмый, чөнки өйдә аны сагынып көтүләре солдат тормышы кыенлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итәр.