Халыкка уңайлы булачак...

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Хәзерге вакытта шәһәрдә яңа канализация линиясен монтажлау бара.
Бу эшләр күптән түгел генә башланып китте, аларны “Татарстан Республикасы газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженер челтәрләре фонды” оешмасы заказы буенча “Газкомплектсервис” җәмгыяте башкара.
Проект буенча Хирург Шеронов урамында (Пионер урамыннан алып, күп функцияле үзәк бинасына кадәр) канализация коллекторы һәм Октябрьнең 40 еллыгы урамы белән кисешкән урында насос станциясе төзү күздә тотыла. Моннан тыш, Октябрьнең 40 еллыгы һәм Гордеев урамнары кисешкән урында торган коллекторга тоташтырылып, басымлы коллектор куелачак. Шулай итеп, Хирург Шеронов һәм Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы берничә күпфатирлы йорттан юынтык суларны төп чистарту корылмаларына җибәрү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Бу шәһәрдә дистәләрчә ел буе хөкем сөргән кискен проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Аерым алганда, күпләрнең үзләре ясаган чокырларын юкка чыгару. Яңа канализация линиясе гамәлгә кергәннән соң, билгеле, аларның кирәге бетәчәк.
Күпфатирлы йортларны канализация челтәренә тоташтыру өчен 14 миллион сумнан артык акча китәчәк. Эшләр республика бюджеты, шулай ук башка чыганаклардан финанслана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International