Укыйлар, дәваланалар, ял да итәләр

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Аз керемле гаиләдән тугыз бала бүгенге көндә “Кооператор” санаториясендә (Йошкар-Ола) ял итә.
Егерме дүрт көн дәвамында балалар тиешле дәвалау курсы үтәчәк, шулай ук укуларын да дәвам итәчәкләр. Санаторий-курортка льготалы юлламалар Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелгән, ә ике якка да автобус белән бару һәм кайтуны кабул итүче як оештырган. Ә ата-аналар тиешле документларны җыеп, оештыру мәсьәләсен хәл итүче “Рассвет” үзәгенә генә тапшырганнар.
Ә 16 ноябрьдә Чистайның “Раздолье” дәвалау-сәламәтләндерү комплексында ял итү өчен аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән төркем оештыру төгәлләнәчәк. Шулай ук кышкы каникулда түләүсез ял итү өчен дә гаризалар кабул ителә. Белешмәләр өчен Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International