“Гомер бер тапкыр гына бирелә”

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Әнә шундый исем астында “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре санаторий мәктәп-интернат мәктәбенең урта класс укучылары өчен әңгәмә оештырдылар.
Бу чара “Наркотикларсыз тормыш” дигән республика акциясе кысаларында оештырылды. Аның максаты – яшүсмерләр арасында наркотикларга карата тискәре караш тәрбияләү. Әңгәмә, төрле күнегүләр һәм уеннар барышында укучыларга наркотикларның зыяны, аларның организмга начар йогынтысы турында мәгълүмат бирелде.
“Рассвет”ка килүчеләр өчен шулай ук “Бөтен дөнья белән куркыныч афәткә каршы” дигән күргәзмә оештырылган. Ә волонтерлар һәм үзәк каршындагы “Калейдоскоп” клубына йөрүче балалар “Балаларыбызны саклыйк” дигән буклетлар ясаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International