Үткәннәр онытылырга тиеш түгел

2014 елның 7 ноябре, җомга
Ким урта мәктәбе укучылары, “Болгар” эзләнү отрядында катнашучылар солдат каберлекләрендә һәм һәйкәл яннарында тәртип урнаштыру буенча чираттагы акция үткәрделәр.
Алар бу эшне укытучы Борис Андриянов җитәкчелегендә башта үз авылларында эшләделәр, аннары Кузнечихага бардылар. Биредә авыл янында гына сугыш вакытында хәрби заданиене үтәгәндә һәлак булган ике очучы күмелгән. Кайтканда Антоновка авылы янында Антон Петров каберен җыештырдылар.
Бу акциядә Мария һәм Андрей Амосовлар, Дмитрий Лукашин, Артем Дербенев, Артем Изосимов, Алена Ануфриева, Ольга Ильичевалар катнашты. Аларның бу кирәкле эштә катнашулары бары тик мактауга гына лаек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International