Ләкин бу мәгъматлар ялган була. Иксанов грамоталы кеше була һәм ул брошюраларда белем бирү һәм дин турында түгел, ә халык санын алуның мәгънәсе һәм максатлары турында аңлатылуы турында яхшы белгән. Ләкин авыл халкы арасында ул үзенә фикердәшләр таба һәм чуалышлар башлана. Имам Шакировны үтерәләр. Кешеләр халык санын алучыларны өйләреннән куып чыгаралар, аларның нинди максат белән йөрүләрен аңлаткан муллаларны кыйныйлар.Чуалышлар якын-тирә Урта Сантимир белән Иске Сантимир авылларына да (хәзер Ульяновск өлкәсе Яңа Малыклы районы) тарала. Ставрополь өязе приставы Казан губернасы белән чиктәш авыллардагы хәлләр турында Самара губернаторы А.С.Брянчаниновка хәбәр итә һәм ул 14 гыйнварда Боровкага Борисов батальоныннан бер рота солдат җибәрә. Оештыручылар кулга алына. 16 гыйнварда 500гә якын авыл кешесе җыела, алар алдында яшерен советник Кузьмин һәм Богрыслан исправнигы кенәз Акчурин чыгыш ясый, халык санын алучыларның тыныч максат белән йөрүләрен аңлатырга тырышалар.
17 гыйнварда Боровкада халык санын алу тәмамлана, 18ендә солдатлар кайтыр юлга кузгалалар. Чуалышларны башлаучыларга, күрәсең шул исәптән Мостафа Иксановка да, сыек чыбык белән 50 тапкыр суктырганнардыр. Ләкин үз динеңне югалу куркынычы бик көчле була. Халык санын алганнан соң, Боровка халкы чукындыру үткәрмәү турында раслаучы рәсми кәгазь җибәрүләрен үтенеп, Самара губернаторына хат яза. Күрәсең, бу шикләнгән кешеләрне тынычландыру өчен кирәк булгандыр.
Баш күтәрүчеләр җәзага тартыла
1919 елның язында большевиклар керткән продразвёрсткага каршы Спас өязе халкы баш күтәрә. Гражданнар сугышы барган һәм ачлык куркынычы янаган бу вакытта Кызыл Армия отрядлары крестьяннардан бушлай икмәкләрен тартып алалар. Салымын түли алмаган крестьянга бөтен хуҗалыгын һәм терлек-туарын тартып алу куркынычы яный.