Чирәм җирләрне үзләштерүчеләргә – медальләр

2014 елның 24 октябре, җомга
Районның биш кешесенә тантаналы шартларда КПРФ Үзәк комитетының “Чирәм җирләрне үзләштерүнең 60 еллыгы” истәлек медальләре тапшырылды.
Бу медальләргә моннан күп еллар элек иге-чиге күренмәгән далаларда җир сөреп икмәк үстерүдә турыдан-туры катнашкан Сергей Пивоваров, Антонина Феоктистова, Николай Феоктистов, Елена Ковальчук һәм Елена Егорова лаек булды.
Бүләкләү тантанасы коммунистлар җыелышы барышында булды, КПРФның җирле бүлеге секретаре Виктор Владимиров медальләргә лаек булучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Соңыннан аларның һәркайсы әлеге чор белән бәйле булган истәлекләрне хәтерләрендә яңарттылар. Ә менә Сергей Пивоваров исә безнең районнан чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашкан барлык кешеләрнең исемнәрен ачыкларга һәм очрашу оештырырга, дигән тәкъдим кертте. Аның бу фикерен барысы да хупладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International