Алдан сакланырга кирәк

2014 елның 24 октябре, җомга
Бу көннәрдә район хастаханәсе хезмәткәрләре халыкка гриппка каршы прививкалар ясый башладылар.
Район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Алексей Ким сүзләренә караганда, якын араларда биш меңнән артык кешегә әлеге йогышлы авыруга каршы прививка ясалырга тиеш. Халыкның 80 проценттан артыгына әлеге профилактик чара инде үткәрелгән. Прививкалар беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәгариф, җәмәгать туклануы тармагы хезмәткәрләренә, шулай ук әти-әниләре рөхсәт биргән очракта мәктәп укучыларына һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйларга ясала.
Әлегә грипптан зарланучылар булмаса да, саклану чарасын алданрак күрергә кирәк. Тагын шунысын да онытмагыз, прививкадан тыш, башка профилактика чаралары да бар. Авыру йоктырмыйм дисәгез, аларны төгәл үтәргә тырышыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International