Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Екатериновка терлекчеләре кышка әзер
2014 елның 24 октябре, җомга
Екатериновкадагы Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы терлекчеләре һәр кышны тулы хәзерлек белән каршылыйлар. Менә быел да малларга җитәрлек итеп азык әзерләнгән, ферма бинасы яхшылап ремонтланган. Коллективта һәрвакыт дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә, киңәшләшеп эшлиләр. Атап әйткәндә, биредә терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
Малларны әле бер атна элек кенә җәйге лагерьдан җылы абзарга күчергәннәр. Сөтлебикәлә-рне кышлату урынына алып кайтканчыга кадәр, биредә барысын да тәртипкә китергәннәр – бинаның эчке һәм тышкы ягын агартканнар, ишек һәм тәрәзәләрне җылытканнар, транспортерның кайбер звеноларын ремонтлаганнар. Кышын җитди проблемалар килеп чыкмасын өчен барысы турында да алдан кайгыртканнар. Тирә-якта тәртип һәм чисталык булганда, эш тә җайлы бара, диләр бит.
Иртәнге савымга керешер алдыннан, терлекчеләр фермадагы кызыл почмакта җыелалар. Биредә ярыйсы гына шартлар тудырылган. Мәсәлән, диванга утырып телевизор карарга, түрдәге самавырны кайнатып чәйләп алырга да була. Кайвакыт ил-көн яңалыклары, борчыган проблемалар турында сөйләшергә, шаяртып-көлешеп алырга биш-алты минут вакыт җитә. Шуннан соң саву аппаратлары гөрелтесе ишетелә башлый….
— Коллективта очраклы кешеләр юк, — ди хуҗалык башлыгы Ленар Гыйниятуллин. – Эшне күңел биреп, җаваплылыкны тоеп башкаралар. Моңарчы беркайчан сынатканнары булмады…
Хуҗалык башлыгы бу очракта беренче чиратта сыер савучылар Гөлшат Гыйниятуллина, Люция Әүхәдиева, Ләйсән Нуриева, Гөлсинә Гыйниятуллина һәм Алсу Абдрахманованы, фермада күп еллардан бирле эшләүче башка терлекчеләрне күздә тота. Люция Әүхәдиева, мәсәлән, моннан өч ел элек лаеклы ялга чыкса да, эшләвен дәвам итә. Яшь таналарны саварга өйрәтүче Галина Буторова да бары мактауга гына лаек. Коллективта шулай ук терлекчеләр Сергей Гадалов, Владимир Дербенев, Айрат Гыйльманов, Рамил Абдрахманов та үз бурычларына намуслы караулары белән ихтирам казанганнар.
Эшне белеп һәм оста итеп оештырганда терлекчелек тармагы ел әйләнәсендә ярыйсы гына табыш китерә. Хуҗалык уңганнары да моны аңлый һәм сөт җитештерүне арттыру өчен булган мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыша. Җәйге айларда, мәсәлән, көн саен ике тоннадан артык сөт тапшырганнар, бу көннәрдә исә Әлки районы эшмәкәренә 1300 тонна тирәсе саталар. Хуҗалыкта бу эшмәкәр белән инде күптән килешү төзелгән, шуның нигезендә продукцияне үзе алып китә. Сөтнең һәр килограммы өчен 16 сум акча түли. Начар түгел. Сыер савучыларның айлык уртача хезмәт хакы да унҗиде мең сумнар тирәсе тәшкил итә. Димәк, продукцияне күбрәк җитештерү беренче чиратта хезмәт хакы күләмендә чагылыш таба. Бу көннәрдә терлекчеләр һәр сыердан уртача 10 ар килограмм сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике килограммга күбрәк.
Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, кыш озын булса да, борчылырлык сәбәпләр юк. Печән узган елгыдан күбрәк әзерләнгән, сенаж да җитәрлек, яшь бозауларга дип яфрак та җыеп киптергәннәр, фураж кытлыгы да булырга тиеш түгел. Иң мөһиме – кешеләрдә эшкә теләк бар. Бу инде коллектив алдында торган бурычларны хәл итү мөмкинлеге тудырачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз