“Хәтер маршы” кысаларында

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Ким урта мәктәбе агитбригадасы шушы көннәрдә Ямбактыга кунакка барды. Агитбригада белән мәктәп укытучысы, “Болгар” эзләнү отрядын оештыручы Борис Андреянов җитәкчелек итә.

Авыл китапханәчесе Ләйлә Хәсәнова тырышлыгы белән әзерләнгән бу очрашу мәктәптә үтте. Укучылар Ямбактыга “70 ел сугышсыз” программасы әзерләп килгәннәр. Шунысын әйтергә кирәк, алар бу программа белән эзләнү отрядларының республика фестивалендә чыгыш ясап, агитбригадалар арасында икенче урынны алдылар.
Борис Алексеевич эзләнү отрядының ел саен “Хәтер вахтасы”нда катнашуы, архив документлары белән ничек эшләүләре турында сөйләде. Әлеге документлар ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган никадәр якташлырыбызның исемнәре ачыкланган. Балалар да, зурлар да эзләнү эшләре барышында табылган әйберләр белән кызыксынып таныштылар.
“Парклар маршы” кысаларында уздырылган әлеге акция һәркемдә онытылмас тәэсир калдырды. Укучыларны очрашуга Нина Крашенинникова әзерләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International