Бөек Җиңүгә багышлан

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Шәһәрдәге икенче һәм Ямбакты урта мәктәбе укучылары Ксения Колчина белән Диләрә Сафина, Болгардагы 1нче мәктәпнең “Хуторок” ансамбле “Ватаным, минем туган якларым” Vнче республика конкурсының район этабы җиңүчеләре дипломнары белән бүләкләнделәр.

Конкурс “Мин яратам сине, Россия!” ХVнче Бөтенроссия патриотик җырлар конкурсы кысаларында үткәрелә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Район этабы Өчкүл урта мәктәбе базасында узды, анда 13 мәктәптән вәкилләр катнашты. “Соло” номинациясендә Никольскидан Анна Федорова, Ямбактыдан Илүзә Галәветдинова, Иж-Борискинодан Карина Кукушкина һәм Өчкүлдән Валентин Филиппов призерлар булдылар. Вокаль ансамбльләр арасында призлы урыннарга “Кокетка” төркеме (Болгардагы 2нче мәктәп) һәм Полянкадан ике вокаль төркем лаек булды. Аларга дипломнар тапшырылды. Конкурста катнашкан башка укучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр исә якын араларда район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International