Конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика Фельдшерлар советы рәисе Фәйрүзә Иделбаева, Медицина профилактикасының Республика үзәге гигиена тәрбиясе һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау бүлеге мөдире Ольга Неделько, ТР халыкны наркотикларга каршы профилактикалау кабинеты мөдире, наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш буенча эксперт Галимҗан Шакирҗанов, Спас район хастаханәсенең оештыру эшләре һәм медицина тармагы буенча баш табиб урынбасарлары Илнар Беляев һәм Наилә Мистахова, Өчкүл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Елена Кузнецова чыгыш ясады.
Алар яшүсмерләр арасында тәмәке тартуны профилактикалау, тәмәке төтене тәэсиреннән кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән Федераль Законнарны үтәү, халыкка медицина хезмәте күрсәтү, наркология хезмәтенең торышы һәм башка мәсьәләләрне карадылар. Биредә тикшерелә торган теманың бик әһәмиятле булуына басым ясалды, чөнки тәмәке тарту, бигрәк тә яшүсмерләр өчен аеруча зыянлы. Мондый кешеләр йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан, сулыш, ашкайнату органнары авыруларыннан, шулай ук онкологиядән интегәләр.
Бер төркем медицина хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Медицина шәфкать туташлары ассоциациясе Грамоталары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Өчкүл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Елена Кузнецова да бар.
Район җитәкчелеге исеменнән конференциядә катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина котлады.