Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Яшь белгечләрне эшкә көтәбез
2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Соңгы елларда республикабыз җитәкчелеге халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү өчен күп нәрсәләр эшли. Сизелерлек үзгәрешләрне безнең район мисалында да күрергә була. Авылларда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, хастаханәләрне, поликлиникаларны, табиб амбулаторияләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү, заманча җиһазлар урнаштыру, яңа “Ашыгыч ярдәм” машиналары сатып алу – боларның барысы да эшне камилләштерү, халыкның сәламәтлеген саклауны яхшырту өчен эшләнә. Ләкин әлегә проблемалар күп һәм аларны кичекмәстән хәл итәргә кирәк.
Хәзерге вакытта сәламәтлек саклау тармагында иң авыр проблемаларның берсе – кадрлар җитешмәү. Бу безнең республикада гына түгел, бөтен Россия буенча шундый күренеш. Әлбәттә, безнең районда да бу кыенлыклар үзен сиздерә.
– Нәрсәсен яшереп торасың, безнең район хастаханәсендә төп белгечләрнең җитешмәве эштә зур кыенлыклар тудыра, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов. – Урта һәм кече медицина персоналы җитәрлек дип әйтергә була, ә менә кирәкле табибларның булмавы хәл итә алмаслык проблемага әйләнде. Бүгенге көндә психиатр-нарколог, окулист, педиатрлар, акушер-гинекологлар һәм башка белгечләр бөтенләй юк.
Соңгы вакытларда республика җитәкчелеге сәламәтлек саклау тармагына югары квалификацияле кадрларны җәлеп итү һәм бөтен кешегә медицина ярдәме күрсәтү өчен төрле чаралар күрә. Мәсәлән, агымдагы елның февраль аенда Татарстан Министрлар кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә эшкә кабул ителгән табиб-белгечләргә, клиник лаборатор-диагностика табибларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары” турында Карары басылып чыкты. Табиблар өчен грант системасы Татарстан Республикасы Президенты тапшыруы буенча тормышка ашырыла.
Яшь белгечләргә конкурс нигезендә торак шартларын яхшырту өчен 500 мең сум акча биреләчәк. Моңа кадәр “Земский доктор” программасы бар иде, аның нигезендә авыл җиренә эшкә килгән яшь белгечләргә федераль бюджеттан 1 миллион сум һәм республика бюджетыннан 100 мең сум акча бирелде. Соңгы ике ел эчендә бу программа буенча безнең районга ике белгеч – район үзәк хастаханәсенә табиб-терапевт һәм Кузнечиха амбулаториясенә табиб-стоматолог эшкә килде. Алар бу акчаны алдылар һәм хәзер торак шартларын яхшырталар.
Карар нигезендә, безнең районга 500 мең сумлык ике грант бирелде. Моннан тыш, белгечләргә ипотека һәм соцнайм буенча торак биреләчәк. Бу программадан, моны аерым билгеләп үтәргә кирәк, сәяси кризис һәм табигый бәла-казалар белән бәйле Украина һәм Ерак Көнчыгыш кешеләре файдалана ала. Бәлки безнең районда кайбер кешеләрнең шул якларда яшәүче һәм катлаулы шартларда эшләүче туганнары яки танышлары бардыр. Булса, хәбәр итәргә кирәк. Алар бездә эшләү һәм яшәү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалана алырлар иде. Районыбызга шундый белгечләр кирәклеге турында аларга хәбәр итәргә мөмкин.
Безнең хастаханә һәм район бюджеты исәбенә хәзерге вакытта медицина уку йортында максатчан программа буенча 8 студент белем ала. Шундый ук шартларда тагын бер кешене җибәрергә була.
– Үзебез турында без барлык мәгълүматны интернетта урнаштырдык,– диде Егор Самохвалов,– шулай ук үзебез командировкаларда булган медицина уку йортларында да мәгълүматлар калдырабыз, хәзер алардан хәбәр көтәбез.
Безнең якларның табигате бик матур, хастаханәбез яхшылап җиһазландырылган, хезмәт хакы да әйбәт. Балалары булган яшь гаиләләр өчен балалар бакчасы проблемасы юк. Моннан берничә еллар элек ул булса да, хәзер урыннар җитәрлек.
Яшь белгечләр, без сезне үзебезгә эшкә көтәбез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз