Укучыларга – пенсия турында

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Болгардагы икенче урта мәктәпнең өлкән класс укучылары Пенсия фонды идарәсендә экскурсиядә булдылар.

Экскурсия Бердәм пенсия көне кысаларында үткәрелде. Идарә җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева бүгенге пенсия системасы, пенсияне исәпләүнең яңа формасы һәм булачак пенсияне формалаштыруның кагыйдәләре турында сөйләде. Экскурсия барышында укучыларны “Все о будущей пенсии для учебы и жизни” уку китабы белән дә таныштырдылар. Матур итеп бизәлгән әлеге буклет ярдәмендә үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табарга була.
Мәсәлән, Россиядә пенсия системасы ничек эшли, лаеклы пенсия алу өчен ниләр эшләргә кирәк? Соңыннан әлеге китапны һәр укучыга да бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International