Тиздән район энциклопедиясе басылып чыга

2014 елның 17 октябре, җомга
Сәламәтлек саклау тармагы ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат Галимов җитәкчелегендәге эш төркеме тарафыннан өч ел дәвамында язылган район энциклопедиясе бастыру өчен нәшриятка тапшырылды.

Китап Самара шәһәренең “Принт-Сервис” җәмгыятендә басылып чыгачак һәм бер айдан китапның мең данәсе әзер булачак. Беренче чиратта, безнең район тарихы, анда яшәгән, район үсешенә сизелерлек өлеш керткән лаеклы кешеләр турында бәяләп бетергесез мәгълүматлар туплаган энциклопедия аның бәясен алдан түләп куючыларга, шулай ук иганәчеләр һәм китапны чыгару буенча актив эшләүчеләр кулына эләгәчәк. Барлыгы китапка 1700дән артык мәгълүмат кертелгән.

Һичшиксез, энциклопедия безнең район халкында гына түгел, аның тарихы белән бәйле булган һәр кешедә кызыксыну уятыр дип ышанасы килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International