Дзюдочылар уңышы

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкинның шәкерте Данила Вихлянский Ульяновск шәһәрендә Идел буе Лигасы Кубогының икенче этабы турнирында катнашып бронза медаль алды.

“Новое поколение” спорт комплексында узган бәйгедә 300 дән артык кеше катнашты. 1998—2000 елда туган спортчылар арасында безнең дзюдочы алты очрашуда җиңеп, бары тик берсендә генә оттырды. Данилага чираттага уңышка ирешү өчен, спортчылар теле белән әйткәндә, нибары бер адым гына җитмәде. Призлы урын өчен аңа медаль һәм бүләк тапшырылды.

Идел буе Лигасы Кубогының өченче этабы ноябрь урталарында Йошкар-Ола шәһәрендә үтәчәк.

Ульяновскида 2002—2004 елларда туган малайлар арасында милиция өлкән лейтенанты Эльвир Якупов истәлегенә узган бәйгедә дә Владимир Борюшкин шәкертләре сынатмады.

“Динамо” спорт комплексында 30 килограммга кадәрле спортчылар арасында Анатолий Елистратов дүрт очрашуда өстен чыкса да, нәтиҗәдә 5—6 урыннарны гына бүлеште. 66 килограммлылар арасында Кирил Борюшкин да өч тапкыр уңышка ирешсә дә, 5—6 урыннарга гына лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International