Җиңүгә омтылыш белән

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Безнең район командасы Татарстанның муниципаль хезмәткәрләре арасында оештырылган спартакиаданың зона этабы ярышларында җиңүче булды. Киеренке бәйгедә ул финалга чыкты.

Алексеевскида узган ярышларда Кама аръягы районнарыннан җиде команда катнашты, алар спортның җиде төре буенча үзара көч сынаштылар. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, ярышларның беренче көнендә безнең команда әгъзалары куандырырлык нәтиҗәләргә ирешә алмаган. Аннары исә, ихтыяр көче туплап, җиңү очколары яулый башлыйлар. Мәсәлән, өстәл теннисы буенча Евгений Демьянов, Әхтәм Вәлиәхмәтов, Анастасия Фокеева, бадминтон буенча – Илнар Нургалиев, Рамил Мингалиев, Ирина Борзихина беренче урыннарга чыгалар; Рамил Мингалиев, Радик Ибраһимов, Сергей Шитов, Алексей Тюленев, Владимир Фролов, Валерий Осокин, Евгений Демьянов баскетбол буенча икенче урыннарны бүлешәләр, Гөлсинә Сибгатуллина белән Иван Битунов шахматта җиңәләр, Алексей Тюленев, Евгений Демьянов, Илнар Нургалиев, Вера Колчина, Федор Камаев, Рәфис Мөхәммәтов волейбол буенча өченче урынга чыгалар. Шулай ук Марина Хрусталева, Елена Горячкина, Рәис Вәлитов һәм Равил Галәветдинов та уртак уңышка үзләреннән зур өлеш керттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International