Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Халкыбыз батырлыгы хөрмәтенә
2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Өченче көн шәһәрдә “Казанский обвод” истәлек билгесен ачу тантанасы булды.
Бу билгене Болгар шәһәренә керә торган юл буенда эшләгәннәр. Аңа борынгы Болгарга килүчеләр дә игътибар итми калмас. Әлбәттә, аның ни өчен куелуы белән кызыксынырлар. Моңа тулырак җавап табу өчен Бөек Ватан сугышы тарихының кайбер битләренә күз салырга кирәк…
1941 елның көзендә фронттагы хәлләр көннән-көн авырая. Ул шомлы көннәрдә немец гаскәрләренең Иделгә кадәр килеп җитү ихтималы зур була һәм төп промышленность үзәкләре, шул исәптән Казан белән Яшел Үзәнгә куркыныч яный. Кичектергесез саклану чаралары күрү таләп ителә. 1941 елның 13 октябрендә СССР Дәүләт Оборона комитеты Идел буенда саклану чикләре төзү турында карар кабул итә. 23 октябрьдә “Совершенно секретно” билгесе белән “Казанский обвод” ныгытмасын төзү турында боерык чыгарыла. Бу район ярымбоҗра рәвешендә Идел буендагы Покровское чуаш авылыннан башлап Казанны һәм Яшел Үзәнне үз эченә алырга һәм Урмар станциясе, Кайбыч һәм Апас район үзәкләре аша Куйбышев (хәзерге Болгар) шәһәренә кадәр килеп тоташырга тиеш була. Ныгытманы төзүдә республиканың 37 районы, шул исәптән Спас районы кешеләре дә, катнаша.
Халкыбызның 1941-1942 елларның көзендә һәм кышында күрсәткән хезмәт батырлыклары тарихка кереп калды. Без бу хакта бервакытта да онытырга тиеш түгел. Безнең район кешеләре арасында бу эшләрдә катнашучыларның кайберләре әле дә исән. Окоп казырга эшчеләрне, студентларны, колхозчыларны, гомумән, кулына көрәк яки кәйлә тотып эшләрлек хәлдәге кешеләрне җибәргәннәр. Барысы 282,5 мең кеше мобилизацияләнгән. Шартлар чиктән тыш авыр, ашау ягы такы-токы, өстәвенә үзәккә үтәрлек салкыннар. Әмма кешеләр барысына түзгән. Бу хезмәт батырлыгы булган.
Истәлек билгесен ачу хокукы район башлыгы Камил Нугаевка, Спас районы хәрби комиссариат җитәкчесе Илһам Мидхәтовка, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленевка, кадетлар мәктәп-интернат укучысы Евгений Ермилинга бирелде. Истәлек билгесен томалаган япманы алганнан соң алар әлеге тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать иттеләр.
— Җиңүне фронтларда кулына корал тотып көрәшүчеләр белән бергә, тылда фидакарьләрчә хезмәт куючылар да китерде, — дип ассызыклады үзенең чыгышында район башлыгы Камил Нугаев. – Сугыш вакытында халкыбызның тылда күрсәткән батырлыгы турында без яхшы беләбез. Без бүген “Казанский обвод”ны төзүдә катнашучыларны олы хөрмәт белән искә алабыз. Безнең якты киләчәгебез өчен бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәреп тә сынмаган-сыгылмаган якташларыбызга башны түбән иеп, рәхмәт әйтәбез.
Бер минут тынлык игълан ителгәннән соң, кешеләр һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз