Алдынгыларны хөрмәтләделәр

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне алдыннан Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узган тантаналы очрашуда безнең район делегациясе дә катнашты.
Район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендәге әлеге делегация составына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов, “Болгар Арыш” җәмгыятенең Генераль директоры Эллина Шайер, “ВЗП Болгар” җәмгыятенең баш агрономы Салих Вафин, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыклары Александр Планин, Андрей Синицин, шофер Александр Крайнов, механизатор Александр Палагин кергән иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тантанага җыелган авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм ирешкән уңышлар өчен рәхмәт әйттеләр. Соңыннан зур концерт булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International