Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт
2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Россия Президентының 1999 елның 31 маендагы Указы нигезендә, октябрь аеның икенче якшәмбесендә илебездә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Быел бу бәйрәм 12 октябрьгә туры килә. Бәйрәм алдыннан Спас районы башлыгы Камил Нугаев район халкын җылы котлады.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне – ул гомер буе җиң сызганып туган ягы басуларында эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме, диелә котлауда. Бу кешеләр үзләренең фидакарь хезмәте белән икмәк үстерә, мал асрап табыннарыбызны баета.
Крестьян хезмәте беркайчан җиңел булмады. Бу хакта ишетеп кенә белмисездер, чөнки районда яшәүче һәр кешенең дә тормышы авыл хуҗалыгы белән азмы-күпме бәйле. Бу тармак икътисадның табыш китерүче мөһим өлеше санала. Соңгы елларда зыянга эшләүче хуҗалыкларның саны, мәсәлән, сизелерлек кимеде. Монда инде, әлбәттә, тармак җитәкчеләренең роле зур, чөнки финанс кыенлыклары, һава торышының көйсезләнүенә карамастан, авыл туфрагы әйбәт уңыш бирсен өчен алар күп мәсьәләләрне хәл итәләр.
Безнең район элек-электән үзенең мактаулы игенчеләре һәм терлекчеләре белән дан тотты. Аларның күбесе бәйрәм көнендә дә басуда яки фермада эштә булачак. Бездә, мәсәлән, авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 106 мең гектар, шуның 93,5 мең гектарын сөрү җирләре тәшкил итә.
Бүген бездә күп нәрсәләр эшләнде, диелә котлауда. Язын 38,8 мең гектарга бөртекле культуралар чәчелде, шуның 37,2 мең гектарыннан уңыш җыеп алынды, 1240 гектардан кукурузны бөртеккә генә җыеп аласы бар. Озакламый бу эш тә тәмамланачак. Басулардан җыеп алынган ашлык 78,43 мең тонна тәшкил итә, эшкәрткәннән соң 75,4 мең тонна калды. Бу узган елга караганда 5 мең тоннага күбрәк. Елның һава торышы катлаулы килүен күздә тотканда, бу бер дә начар түгел.
Алдагы кышлату чорына шартлы бер баш терлеккә күчереп исәпләгәндә 24,5 центнер тупас һәм сусыл азык берәмлеге, 34,8 центнер катнаш азыклар әзерләнде. Игенче киләсе уңыш турында көздән кайгырта башлый. Инде 21,5 мең гектарга көзге культуралар чәчелде, шуның 18,7 мең гектарын – бодай, 2,83 меңен арыш тәшкил итә. Арпа белән рапс орлыгы да туфракка иңдерелгән. План буенча каралган 48,5 мең гектар җирнең 43,3 мең гектары сөрелгән.
Татарстанда аграр секторга, авылның социаль-икътисадый инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелә. Моның уңай нәтиҗәләрен безнең район мисалында да күрергә мөмкин, диелә котлауда. Соңгы биш елда гына да республикадагы төрле программалар буенча районда уннарча чакырым юллар, яңа клублар, фельдшер-акушер пунктлары, спорт мәйданчыклары төзелде, мәктәпләр, медицина амбулаторияләренә капиталь ремонт ясала. Боларның барысы авыл кешеләре өчен кирәк. Бу кеч крестьян (фермер) хуҗалыкларына үсәргә ярдәм итә. Ярдәмче хуҗалыклар төзү һәм аларны үстерү буенча безнең район республикада алдынгы урынны били.
Сүз дә юк, безнең төп байлыгыбыз – авыл кешеләре. Күпләре үз эшләрен намус белән башкаралар, табыннарыбызны икмәкле итү өчен тырышлыкларын кызганмыйлар. Үзләренең хезмәтен кырыс Бөек Ватан сугышы елларында башлаган авыл хуҗалыгы ветераннары да бары рәхмәт сүзләренә генә лаек. Алар әле дә сафта, туплаган бай тәҗрибәләрен яшьләр белән теләп уртаклашалар.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче кешеләргә зур рәхмәт. Бәйрәм алдыннан рәхмәт сүзләрен намуслы хезмәтләре өчен һәр авыл кешесенә җиткерәм, аларга тынычлык, уңышлар телим, дип ассызыклана котлауда. Кояш та кирәк вакыта яктыртсын, яңгырлар да вакытында яусын, чөнки бу авыл кешесе өчен аеруча мөһим. Һәр табынның түрендә кызарып пешкән ипи торсын, исәнлек, саулык, иминлек барыгызга да!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз