“Колосок”та ремонт башланды

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
“Колосок” балалар бакчасында хәзерге вакытта муниципаль бюджет исәбенә ремонт эшләре бара.
Моннан кырык ел элек төзелгән бина күптән ремонтка мохтаҗ иде, беренче чиратта монда канализация системасын алыштырырга кирәк булды. Хәзерге вакытта бина эчендәге канализация торбалары, сантехника алыштырылды. Шулай ук тәрәзәләрнең, ишекләрнең дә кайберләрен алыштырырга кирәк. Бу эшләрнең барысын “Газсантехсервис” җәмгыяте эшчеләре башкара. Барлыгы ремонтка 387 мең сумнан артык акча тотылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International