Яшь туристлар сынатмады

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Никольск укучылары Биектау районының Бөреле станциясе янында урнашкан “Костер” лагеры базасында үткән Татарстан Республикасы гомумбелем бирү мәктәпләренең традицион туристлар слетында катнаштылар.
Безнең “Тарзан” командасы мондый чарада беренче генә тапкыр катнашса да, сынатмаска тырышты. Командага җитәкчелек иткән Николай Тареев шигыренә язылган җырны башкару истә калырлык булды, шулай ук укучылар спорт туризмы буенча бәйгедә дә сынатмадылар. Нәтиҗәдә слетка килгән 23 команда арасында Никольск командасы алтынчы урынны алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International