Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
“Регата“га сәләтле балалар йөри
2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Шәһәрдә “Регата” балалар (яшүсмерләр) техник иҗат станциясе бишенче ел эшли. Бирегә дүрт йөзгә якын бала йөри. Укудан буш вакытта алар ни белән шөгыльләнә соң?
Станция карамагына тапшырылган элеккеге 2нче урта мәктәп бинасында төштән соң балалар һәрвакыт күп була. Бүлмәләрнең берсендә урта яшьтәге малайлар робот техникасы белән шөгыльләнәләр. Әлеге берләшмә белән Николай Фролов җитәкчелек итә. Баштарак балалар гади роботлар гына җыйганнар, бу елдан башлап хәрәкәтләнүче тимер конструкторлар өчен программа да төзи башлаганнар. Әлеге программалар ярдәмендә катлаулы каршылыкларны да буйсындырырга мөмкин. “Робот техникасын программалаштыру нигезләре” дигән яңа берләшмә белән Светлана Володина җитәкчелек итә.
Ә менә кызлар исә пыяла мозаикасы белән кызыксыналар. Кызык һәм игътибарга лаек булырлык әйберләр ясыйлар. Гранул рәвешендәге буяулар ярдәмендә гадәти пыяла бокаллар, банкаларны һәм башка нәрсәләрне матур итеп бизиләр. Балчыктан һәм гипстан барельеф ясау белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Балчык сувенирлар һәм картиналар теләсә кайсы бүлмә яки бинаны бизәп торырга мөмкин. Әлеге берләшмәләр белән Гүзәл Абдрәшитова, Евгений Романьков һәм Лариса Осинцева җитәкчелек итә.
Шулай да, картинг клубы базасында төзелгән станциянең төп эш юнәлеше булып техник иҗат һәм җилкәнле спорт санала. Җәйге навигация чорында станциягә йөрүчеләр “Оптимист” һәм “Луч” классларына караучы төрле яхталарда Идел киңлекләренә йөзәргә чыгалар. Әлеге яхталар балаларны җилкәнле спорт төрләренә өйрәтү өчен махсус чыгарылган. Су-чаңгы спорты белән шөгыльләнгәндә иминлекне тәэмин итү һәм зур яхталарны озатканда станциядә “Альбатрос” катеры кулланалар. Идел суы аша Казанга яки Ульянга походлар оештырылганда, бу катер әһәмиятле роль уйный.
Әлеге берләшмәгә йөрүче балалар район данын яклап төрле дәрәҗәдәге ярышларда да катнашалар. Яхтачылар һәм су чаңгысы белән шөгыльләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары республика педагоглары конференциясенең программасына да кертелгән иде. Спортның әлеге төре белән ничек мавыгулары турында балалар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да сөйләгәннәр. Сентябрьдә бирелгән грант акчасына “Альбатрос”ка өч йөз мең сумлык мотор сатып алганнар. Киләчәктә катер су чаңгысы белән шөгыльләнгәндә өйрәтү функциясен дә үтәргә тиеш.
Кайтинг – җилкәнле спортның бер төрле. Моны спортның заманча һәм уникаль бер төре диргә дә була әле. Кайтингта, гадәттә, кайтларның яки зур һава еланнарының тарту көче кулланыла. “Регата”да 9 каркаслы кайт һәм 7 парафойл (кайтның бер тибы) бар. Боларның барысы да 2013 елда бирелгән грант акчасы исәбенә сатып алынган. Кышкы айларда исә балалар үзләрен сноукайтингта (чаңгы, сноуборд яки тимераяк ярдәмендә кар өстендә яки бозда буксирлы кайт белән йөрү) сыный алалар. Балалар карамагында 12 сноуборд бар.
Кайт белән бергә чаңгылы слалом спорты да үсә бара. “Регата”га йөрүче яшь кайтингчыларның моның өчен кирәкле бөтен әйбере дә бар. Әлбәттә инде, яшүсмерләрдә иң зур кызыксыну тудыра торган тагын бер спорт төрле – картинг. Кайсы гына малайның кече литражлы узыш машинасына утырып җилләрдән дә җитезрәк җилдерәсе килмәс икән! Шунысын әйтергә кирәк, картингчылар инде республика дәрәҗәсендәге бәйгедә көч сынашып беркадәр тәҗрибә дә туплаган. Кристина Гайсина дүртенче урынны алып, спортның әлеге төре буенча Татарстанның җыелма командасы составына кертелгән.
“Регата”га йөрүчеләр буерлар турында да ишетеп кенә белмиләр. Боз өстеннән шуу өчен мондый җиңел көймәга мачта һәм җилкән урнаштырылган. Ул әле яхтага да ошап тора. Быел “Регата”га йөрүчеләр һәм аларның педагоглары кулы белән ясалган буер модификацияләренең берсен Казанда республиканың техник иҗат фестивалендә дә күрсәткәннәр.
Балаларда җиңел рамлы автомобильләр яки багги да зур кызыксыну уята. Мондый автомобильләрдә шөгыльләнү җилкән белән идарә итү тәҗрибәсен арттыра. Җилкән спорты һәм аның башка бүлекләре белән педагог Николай Фролов һәм станция директоры Владимир Трошин җитәкчелек итә.
Балалар әле тагын радио ярдәмендә идарә ителүче суднолар төзүдә дә үзләрен сынап карыйлар. Җилкәнле кечерәк судноларга идарә итү өчен махсус пульт урнаштыралар. Берләшмә белән Руслан Рәдҗәбов җитәкчелек итә.
“Регата”га әнә шундый талантлы, күп нәрсәләр белән кызыксынучы балалар йөри. Биредә бит әле тагын төрле эш кораллары һәм приборлар белән эш итәргә дә өйрәнәләр. Мәсәлән, виброшомарткыч һәм металл кисә торган машина, эретеп ябыштыру аппараты белән эшлиләр. Владимир Трошин әйтүенчә, алган белемнәрнең барысы да укучыларга киләчәк тормышта бик кирәк булачак. Балалар уку елы дәвамында походларга да бик теләп йөриләр. Берләштерүче мондый күмәк чараларны балалар бик яраталар. Иң мөһиме – буш вакытларын үзләренә файдалы итеп уздыралар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз