Бала тормышында укытучы сизелерлек эз калдыра. Бала күңеленә тәэсир итү өчен аңа бик оста, сабыр укытучы булырга, бер үк вакытта дипломат һәм психолог ролен үтәргә, иң мөһиме – ул балаларны чын күңелдән яратырга тиеш...
Мәктәптә эшләү елларында миңа үз тормышын яраткан эшенә багышлаган, үзен башка урында күз алдына да китерә алмаган бик күп укытучылар белән аралашырга туры килде. Укытучылар бәйрәме алдыннан, аларның кайберләре турында сөйләп үтәсем килә.
Беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы елларында кулына корал алып, илебезне дошманнан азат иткән укытучылар турында искә төшерергә кирәк. Ямбакты авылында туып-үскән Салих Гани улы Закиров Бөек Ватан сугышы башлангач ук фронтка китә. Ул 108нче гвардия дивизиясе составында сугыша, батырлыгы өчен “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыштан кайткач, башта Тәтеш педучилищесында укыта, аннары Куйбышев урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.
Иске Рәҗәп урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәүф Хәйрулла улы Хәйруллин Мәскәү һәм Сталинград янындагы сугышларда катнаша, химия укытучысы Габделхак Абдулла улы Абдуллов сугышның башыннан ахырына кадәр үткән. Әфтах Насыйбулла улы Насыйбуллин да авыр сугыш юллары үтеп, соңрак мәктәп директоры булып эшли.
Николай Иванович Мельниковны унҗиде яшьтән үк хәрби училищеда кыска вакытлы хәзерлек үткәннән соң, фронтка җибәрәләр. Ул икенче һәм өченче Белоруссия фронтларында сугыша, Кенигсбергка барып җитә. Тыныч тормышта намуслы хезмәте өчен “Почет билгесе” ордены, “РСФСР халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнә. Аның белән миңа алтмышынчы елларда шәһәр урта мәктәбендә бергә эшләргә насыйп булды. Соңгы вакытта Николай Иванович Волгоградта яшәде.
Куйбышев сигезьеллык мәктәбе директоры Иван Иванович Талалаев та сугышның башыннан ахырына кадәр үткән. Тирән белемле, акыллы, зур оештыру сәләтенә ия булган бу кеше теләсә нинди хәлдә дә каушап калмый торган җитәкче иде. Коллектив өчен ул һәр яктан үрнәк булды. Күпләр хәтерлидер әле, Иван Иванович озак вакытлар хәрби формадан йөрде, ул үзенең Ватан сакчысы булуы белән бик горурлана иде. Аның күкрәген Кызыл Йолдыз ордены, медальләр бизәп торды.
Шул ук мәктәп укытучысы Леонид Иванович Мулинов фронт юллары буйлап Варшавага барып җитә. Сугыштан соң хәрби училище тәмамлап, танк гаскәрләрендә хезмәт итә.
Биология укытучысы Василий Иванович Казначеев фронтка 1941 елда китә. Юрий Николаевич Кострулевка да яраткан музыка уен коралларын чын коралга алыштырырга туры килә. Ул талантлы музыкант, Куйбышев педучилищесы һәм урта мәктәп хорларын, күпсанлы күңел ачу чараларын һәм концертларны оештыручы иде.
Алексей Гурьянович Лачугин армиягә унҗиде яшендә алына. Польшадагы Одер елгасы аша кичкәндә авыр яралана, шуннан соң да биш ел хезмәт итә. Тыныч тормышта эчке эшләр бүлегендә, комсомол һәм партия бүлекләрендә эшли, урта мәктәптә укыта.
Әнвәр Зариф улы Вафин тумышы белән Көек авылыннан. Фронтта батырларча сугышкан, Югославияне азат итүдә катнашкан. Күп кенә орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Көек җидееллык мәктәбе директоры, роно мөдире булдып эшләде.
Алтмышынчы елларда миңа Өчкүл җидееллык мәктәбендә гаҗәеп кеше, тарих укытучысы һәм завуч Александр Петрович Петряев белән бергә эшләргә туры килде. Ул сугыш елларын еш искә ала иде, фронт җырларын җырларга, хәрби маршлар тыңларга яратты. Мин район үзәгеннән иске тынлы уен кораллары тапкач, аларны мәктәпкә төяп кайтырга булышты. Укучылар беренче тапкыр “Егерский” маршын башкарганда укытучы алардан да ныграк шатланган иде. Александр Петрович актив җәмәгать эше алып барды, халыкара хәлләр турында лекцияләр укыды, туган як тарихы белән кызыксынды, бу турыда аның шактый гына язмалары чыкты.
Хәзерге вакытта сугыш хатирәләре турында сөйли алучы ветераннар бик аз калды. Аларның берсе – Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин. Аңа 9 ноябрьдә 90 яшь тула. 1943 елда ул унтугыз яшендә фронтка китә. Сугышка озатканда җыелган халык алдында: “Исән калсам, Иске Рәҗәпкә кайтып, укытучы булам!” дип ант иткән. Ул булачак хезмәттәше Нариман Фәйзи улы Галимҗанов белән бергә хезмәт иткән. Беренче Ерак Көнчыгыш фронтында Япония илбасарларына каршы сугышкан. Батыр солдат “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Вәгъдәсендә тора һәм Казан педагогия институтын тәмамлагач, туган авылына эшкә кайта. Тарих фәненнән укыта. Районда гына түгел, республикада иң яхшы мәктәп музее оештыра. Шулай ук завуч, мәктәп директоры булып эшли, татар мәктәпләрендә тарих укытучыларының куст берләшмәсенә җитәкчелек итә. Яшьләргә патриотлык тәрбиясе бирү эшен бүгенгә кадәр дәвам итә.
Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булучылар турында да онытырга хакыбыз юк. Антоновка урта мәктәбенең химия, биология укытучысы, завуч Михаил Кузьмич Чекмасов турында әйтеп үтү бик урынлы булыр. Аны белгән кешеләрнең истәлегенә караганда, ул бик гадел, намуслы, яхшы күңелле кеше булган. Миңа аның гаиләсенә фронттан җибәргән хатларын укырга насыйп булды. Биш яшьлек кызы өчен басма хәрефләр белән ул: “Кызым, мин фронтка туган илебезне фашистлардан сакларга китәм. Әниеңне тыңла, актив бул, яхшы укы һәм бернәрсәдән дә курыкма”– дип язган. Михаил Кузьмич 1942 елда Кавказ өчен барган сугышларда һәлак була. Аның васыятен кызы Надя гомере буе онытмый. Куйбышев урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга керә. Аны бетергәч, әтисе кебек үк, Өчкүл, Антоновка, Куйбышев мәктәпләрендә химия һәм биология укыта, Яр Чаллыда эшли. Лаеклы ялга ул Казан университетыннан, микробиология кафедрасының әйдәп баручы инженеры булып чыга.