Корбан бәйрәме бөтен дөнья мөселманнары өчен динебезнең, рухыбызның чисталык символы булып тора, диелә котлауда. Бу бәйрәм бик борынгыдан ук килә. Буыннан-буынга, гасырдан-гасырга күчеп, Корбан бәйрәме халкыбызны гаделлеккә, шәфкатьлелеккә чакыра, башкаларга карата игелек кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өнди. Башка дини бәйрәмнәр кебек үк, Корбан бәйрәме дә күңелләрдә шатлык уята, шул ук вакытта кеше гомеренең бик кыска булуы турында уйланырга мәҗбүр итә, рухи пакълеккә, мәрхәмәтлелеккә өнди. Бу көнне ярлыларга, мохтаҗларга, өлкән яшьтәге кешеләргә карата мәрхәмәт күрсәтү иң изге эшләрнең берсе.
Безне берләштергән бу бәйрәм мөселманнарга гына түгел, башка милләт һәм дин кешеләренә дә якын, диелә котлауда. Башка халыкларның традицияләренә хөрмәт белән караганда гына без дус-тату яши алуыбызны, уңышка ирешәчәгебезне яхшы аңлыйбыз. Бу безнең республика һәм район үрнәгендә дә ачык күренә.
Күпмилләтле Татарстаныбызда сәнәгать, авыл хуҗалыгы тармагы нык үсә, торак йортлар, юллар, мәдәният учаклары, спорт объектлары төзелә, социаль-икътисадый программалар гамәлгә кертелә һәм уңышлы тормышка ашырыла. Эшләребез һаман шулай уң булсын, Татарстан илебезнең башка төбәкләре арасында һәрвакыт алда барсын, башкаларга үрнәк булсын өчен без хәлебездән килгәнне эшләргә тиеш.