Хезмәтләрен хөрмәтләп

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
ТР Президенты Указы белән Спас район үзәк хастаханәсенең медицина буенча баш табиб урынбасары Мистахова Наилә Тухтар кызына “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелгән.
Халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә һәм сәламәтлек саклау системасында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнде.
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр;
Шәйдуллин Шамил Арифулла улы, “Спас водоканал” җәмгыятенең су үткәрү хуҗалыгы мастеры – район торак-коммуналь хуҗалыгы системасында озак еллык намуслы хезмәте өчен;
Романов Александр Александрович, Куралово авыл җирлеге башлыгы – җирле үзидарә органнарында озак еллык намуслы хезмәте өчен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International