Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Районның яңа уставы кабул ителде
2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Узган дүшәмбедә башкарма комитетның утырышлар залында чираттагы 46нчы Спас муниципаль район Советы утырышы булды. Депутатлар мөһим мәсьәләләр тикшерделәр. Совет утырышына шәһәр оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылды.
Спас муниципаль районы уставын кабул итү мәсьәләсе буенча халык алдында район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов чыгыш ясады. Ул закондагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә район уставына үзгәрешләр кертергә кирәк булуын билгеләп үтте. Аның проекты районның http://spasskiy.tatarstan.ru/ рәсми сайтында һәм район газетасы битләрендә урнаштырылды. Депутатлар һәм теләге булган һәр кеше устав белән танышып, үз өстәмәләрен һәм тәкъдимнәрен кертә алды. Һәр гариза исәпкә алынды, Устав тиешле инстанцияләрдә расланды һәм хәзер дәүләт теркәвен үтәр өчен Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсенә җибәрелде.
Район бюджетына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина сөйләде. Ул депутатлар игътибарына республика бюджетыннан кергән максатчан акчалар һәм үзкеремнәр буенча бюджетның уңай үтәлүе нәтиҗәсендә янга калган акчалар нигезендә эшләнгән бюджет проектын тәкъдим итте. Кергән акчаларны “Авыл җирлеге территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль максатчан программаны тормышка ашыру, кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү, Урта Йорткүл авыл җирлегенә грант бирү, территориаль җәмәгать үзидарәсе субсидияләренә тоту, шулай ук иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе дип табылган Вожи мәдәният йортына, иң яхшы авыл җирлеге мәдәният хезмәткәренә (монда Өчкүл мәдәният йорты вәкиле җиңүче дип табылды) ярдәм итүгә тотарга тәкъдим итте.
Кергән акчаны товар җитештерүчеләргә гаилә терлекчелек фермаларын тотуга киткән чыгымнарны каплауга, кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерүгә, авыл җирлекләренә, шул исәптән Чәчәкле мәдәният йортына җылыту системасын ремонтлауга акчалата ярдәм күрсәтүгә, Приволжскида яңа җир участокларын межалауга һәм башка максатларда тоту тәкъдим ителде. Шәһәр бюджетына акчаларны шәһәр мунчасы төзелешенә җибәрергә дигән тәкъдим булды.
Булган проектларга экспертиза ясау нәтиҗәләре турында депутатларга контроль-хисап палатасы рәисе Сергей Тюнев сөйләде. Ул исәп-хисапның норматив документлар нигезендә ясалуын билгеләп үтте, бозулар ачыкланмаган һәм шуңа күрә депутатларга карарларның проектын кабул итәргә тәкъдим итте. Бюджет буенча комиссия рәисе Александр Крутилин да шундый ук тәкъдим кертте.
Утырышта шулай ук муниципаль милекне тапшыру, балигъ булмаучылар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча комиссияне оештыруда район Советы карарына үзгәрешләр кертүгә кагылган мәсьәләләр тикшерелде. Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карар кабул иттеләр.
Район башлыгы Камил Нугаев утырыш эшенә йомгак ясады.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз