Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Алиш – безнең йөрәкләрдә
2014 елның 26 сентябре, җомга
Абдулла Алишның “Идел-Урал”легионында фашистларга каршы яшерен эш алып барганы өчен Германиянең Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилче белән бергә җәзалап үтерелүенә җитмеш ел тулды. Аларны хәрби әсирләр арасында листовкалар таратуда, яшерен оешма эшчәнлегендә катнашулары өчен гаеплиләр. Алишка ул вакытта нибары 36 яшь булган.
Гомере кыска булса да, ул күп нәрсә эшләргә өлгергән. Аның беренче язмалары 1929 елда “Яшь ленинчы” газетасында басыла башлый. Абдулла Алиш күбесенчә балалар өчен яза. Әле сугышка кадәр үк берничә хикәяләр, очерклар, әкиятләр, пьеса һәм шигырьләр җыентыгы чыгарырга өлгерә. Борис Житковның балалар өчен язган хикәяләр циклын рус теленнән татарчага тәрҗемә иткән. Балалар өчен махсус чыгарылган әлеге энциклопедиядән кызыксындырган бик күп сорауларга җавап табып була.
Алишның һәр әсәре Ватанга, туган як табигатенә мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Алиш тормышны яраткан һәм үзенең әсәрләре аша күп санлы укучыларын да шуңа чакырган. Алиш балаларны бик яраткан, язган әсәрләрен иң беренче булып балаларга укый торган булган. Фашист тоткынлыгында да кулыннан каләмен төшермәгән. Алишның шигырьләр язган блокноты, бер кулдан бер кулга күчеп йөри торгач, хәрби әсир Нигъмәт Терегуловка килеп эләгә. Ул әлеге блокноттан шагыйрьнең 15 ләп шигырен күчереп алган. Аларның барысы да 1979 елда нәшер ителгән “Өч шагыйрь-сугышчы” күмәк җыентыкка кертелгән. Алишның язганнары әле бүген дә бик актуаль. Ул сүз ярдәмендә үзенең нәни укучылары йөрәгенә үтеп кереп, аларны бары тик яхшылыкка гына өнди. Алишның җылылык бөркелеп торган шигырьләрен, әкиятләрен һәм башка әсәрләрен күп буыннар укып үсте.
Көек авылы халкы үзләренең шагыйрь абыйлары белән хаклы рәвештә горурланалар. Авыл тарихы музеенда Абдулла Алишның тормышына һәм иҗатына багышланган махсус экспозиция бар. Биредәге материаллар аның гаиләсе, дуслары турында сөйли. Шагыйрьнең узган гасырның егерменче һәм утызынчы елларына караган фоторәсемнәре дә зур кызыксыну уята.
Тантаналы өлеш башланыр алдыннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт, Әнәс Хәсәнов (Көек авылыннан), Солтан Шәмси, Дания Гайнетдинова, Вакыйф Нуриев, Фарсель Зыятдинов составындагы иҗат әһелләре, шагыйрьнең туганнары Гөлшат һәм Азат Сөнкишевлар, Флера Хәйретдинова, Илдар Алишев һәм Казандагы 20 нче гимназия каршында эшләп килүче “Алиш варислары” музее җитәкчесе Рәхимә Арсланова җирле музей белән таныштылар. Биредәге бай экспонатлар аларда онытылмас тәэсирләр калдырды.
Җирле Мәдәният йортында Казан кунаклары өчен әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр. Программаның күпчелек өлеше Абдулла Алиш әсәрләренә нигезләнеп төзелгән иде. Шәһәрдәге беренче һәм икенче, Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Кузнечиха, Урта Йорткүл, Иж-Борискино, Антоновка, Никольск, Ямбакты, Өчкүл һәм башка мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар, әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән тамашалар күрсәттеләр. Алиш абыйларының шигырьләрен матур итеп татарча сөйләп биргән рус балалары өчен Казан кунаклары аеруча сөенде. Красная Слобода мәктәбенең 7нче класс укучысы Владислав Гончарук та Тарас Шевченконың украин телендә язылган шигырен укып барысын да гаҗәпләндерде.
— Халкыбызга Алишны биргән Көек туфрагына рәхмәт, — диде әлеге чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. – Алиш – горурлыгыбыз, ул үз әсәрләре аша бездә тормышта иң кирәкле булган мөһим сыйфатларны тәрбияли…
Район башлыгы шулай ук шагыйрь туган йортны төзекләндерү һәм аңа мемориаль такта кую мәсьәләсенең хәл ителәчәге турында да җиткерде.
— Мондый искиткеч матур табигатьле авылда туып, шагыйрь булмый мөмкин дә түгелдер, — диде үзенең чыгышында республика Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Әймәт. Милләтне, рухи байлыкларыбызны саклауда гомер бакый язучылар зур роль уйнады, ул йөз елдан соң да шулай булачак. Без Алишны онытмаска тиеш…
Рәмис Әймәт сәхнәдән Абдулла Алиш исемендәге премиянең унтугызынчы лауреаты исемен атады. Быел бу бүләккә “Төпчек малай маҗаралары” китабы өчен прозаик һәм драматург Хәбир Ибраһим лаек булды. Аны җылы котладылар, Рәмис Әймәт Көек мәктәбенә Язучылар берлеге бүләкләрен – китаплар тапшырды.
Танылган язучылар Фарсель Зыятдинов (аны күпләр “бакчачы бабай” буларак беләләр), Вакыйф Нуриев, Солтан Шәмси, Апастан килгән Гөлшат һәм Азат Сөнкишевлар, Иске Рәҗәп авылы китапханәчесе, шагыйрьнең туганы Флера Хәйретдинова Абдулла Алишны сагынып искә алдылар, әсәрләренең үсеп килүче яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмиятле роль уйнавын ассызыклап үттеләр.
Тантаналы өлештән соң кунаклар, мәктәп балалары һәм Көек авылы халкы язучының һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз