Стартка чыктылар

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Кузнечиха урта мәктәбендә көзге кросс үткәрделәр.
Яшь хәбәрчеләр түгәрәге әгъзасы Айсылу Исмәгыйлева хәбәр итүенчә, ГТО нормаларын тапшыруны күздә тотып оештырылган әлеге чарада катнашучыларның күбесе үзләренең физик яктан яхшы әзерләнгән булуын күрсәтте. Мәсәлән, Роза һәм Нарек Григорян үз яшьтәшләре арасында йөгерү буенча нормативны үтәделәр. Беренче класс укучысы Вадим Симанов 6—8 яшьтәгеләр арасында дистанцияне беренче булып үтте. Шулай ук Константин Комраков, Роман Липатов, Андрей Пугачев, Дарья Терехина, Максим Борзихин, Инсаф Минхәсәпов һәм Илназ Ибраһимовның нәтиҗәләре дә куандырырлык.

Бу көнне укучыларның кәефе күтәренке иде. Саф һавада йөгерү сәламәтлек өчен дә бик файдалы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International